«Әни үлгән, дигән уй минем бөтен гәүдәмне бөтереп алды…»

Мин үзем Көлке көнен  өнәп  бетермим.  Күбебез көлдерә  белмибез, ниндидер чикне үтеп  китәбез кебек тоела. Алдакчылар шулкадәр тырышып җибәрә ки, кайчагында сөенә-сөенә көләсе урынга, йөрәк  әрни башлый. Шундый бер очрак бигрәк тә күңелгә кереп калган.

Педучилищеда укып йөргән чак иде бу. 1 апрель көне. Гөлфиянең (исеме үзгәртелде) тәнәфестә,  күз яшьләренә тыгылып, атыла-бәрелә йөгереп киткәнен күреп калучылар булган. Әмма кая икәнен беркем белми булып чыкты. Ул вакытта дәресләр калдыру гайре табигый хәл булганга, укытучыларга да барып иреште бу хәбәр. Ничек һәм кайдан эзләгәннәрдер, анысын белеп бетермим. Тулай торакка кич кенә кайтып кергән Гөлфия. Безнең төркемнән  түгел иде ул, әллә ни аралашмадык та. Бәлки, мин бу хәлне шулай онытып та җибәргән булыр идем. Беркөнне шулай кич белән музыка дәресләреннән кайтып барганда, педучилищедан бергә чыктык. Кинәт кенә шул вакыйга искә төште дә, ул вакытта берәр нәрсә булдымы әллә, дип сорап куйдым. Юк, диде ул кыенсынып кына, әмма күз яшьләрен тыя алмыйча елап җибәрде. Аннан бер сулыштан сөйләп ташлады.

– Коридордан барам шулай. Арттан килүче берәү (ул исемен дә атады) миңа: «Гөлфия, сиңа телеграмма килгән», – дип кычкырды. Сораулы күзләрем белән борылып карагач, шундый җитди кыяфәт белән, үлем-җитем бугай, дип тә өстәп куйды. Әнием ул вакытта ялгыз яши иде. Ул мине олыгаеп кына тапкан. Бик укытасы, кеше итәсе килде инде. Башкалардан ким булмасын дип тырышты. Ял көннәрен бергә үткәргән идек. «Кызым, авыраеп торам әле», – дип, капка төбенә озатырга чыккач, бик моңсуланып калды. Югыйсә һич югында беренче каттагы хатлар куела торган урынга төшеп карарга бит инде миңа, телеграмманы кулыма тоттырырга тиешлекләрен дә чамаларга иде. Әни, дигән уй минем бөтен гәүдәмне бөтереп алды, күрәсең. Сәгатемә карасам, 35 минуттан электричка китә. Өлгерәм дигән уй белән башымны алып чыгып йөгергәнмен. Өлгердем. Ерак түгел безгә, кырык минутлап кына барасы, станциягә төшкәч, унбиш минутлык юл. Поезддан берничә авылдаш та төште. Әни турында ләм-мим. Ишетмәгәннәрдер инде, дип уйлыйм. Алар да кайдандыр кайтып киләләр бит. Тиз-тиз авылга төштем дә, урамга кергәч, йөгерергә үк тотындым. Инде йортыбыз да күренә. Тынлык. Капка да ябык. Кеше дә күренми. Ишегалдына килеп керсәм, әни терлек-туар карап йөри. Исән-сау. Мине дә елмаеп каршы алды. Тик шунда ук җитдиләнде. Әле киткәнемә бер генә көн бит. Вакытлы-вакытсыз  нишләп йөрим, янәсе. «Практика көне, әни,  дәресләр бирмәгәч, беркая да барасы булмады. Хәлеңне белеп килим», – дип мыгырдандым. Рәхәтләнеп чәй эчтек тә, кичке якта китеп бардым. Шушы вакыт эчендә ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Соңыннан 1 апрель икәнлеге искә төште инде, әмма нәрсәдән көләргә икәнлеген генә аңламадым. Бу хәл гомергә дә онытылмас инде.

Укуны тәмамлагач, Гөлфия белән аралашканым булмады. Әмма һәр 1 апрельдә күз алдыма шушы күренеш күз алдына килеп баса. Менә ул педучилище коридорында басып тора, автобус тукталышына төшә, электричкага утыра, йөгерә-атлый өйләренә кайтып җитә… Күпме вакыт чарасызлыктан йөрәге әрнегән бит кыз баланың. Һәм гомерлеккә яра булып калгандыр, мөгаен.

Фәния Әхмәтҗанова

Көлке көне – Халыкара шаярту бәйрәме. Аны тагын Җүләрләр көне дип атау да киң таралган. Бу көнне кешеләр бер-берсен шаярталар, әмма аларның берсе дә зыянлы булырга тиеш түгел.

Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында бик күп версияләр бар. Тарих битләреннән күренгәнчә, Россиягә бу бәйрәмне беренче тапкыр 1703 елда Петр I кертә. Мондый галәмәтне Европа илләрендә йөргәндә күреп кайта һәм Россиядә кертергә ниятли. Ул көнне урам буйлап халыкны моңарчы күрелмәгән тамашага чакырып йөриләр. Бик күп кеше җыела. Пәрдәне ачып җибәрсәләр, анда «1 апрель – беркемгә дә ышанма» дип язылган була.  

Көлке көненең нигезендә сәламәт яшәү рәвеше ята. Гетология дигән фән көлүнең кеше организмына тәэсирен өйрәнә. Ачыкланганча, көлгәндә бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Ул кәефне күтәрергә булыша, төрле авыртулардан котылырга ярдәм итә.

Статистикадан күренгәнчә, балалар көненә 300–400 тапкыр көлә, ә өлкәннәрнеке тәүлегенә 15–20гә дә җитми. Хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк көлә дип санала. Чөнки хатын-кызларга елмаю табигатьтән бирелә. Ир-атларның 61 проценты нәкъ менә шундыйларга гашыйк була да инде. Әйтергә кирәк, көлү артык авырлыктан да котылырга ярдәм итә. 15 минут көлү атнасына өч тапкыр 15 минутлык зарядканы алыштыра. Көлү үпкә эшчәнлеген яхшырта, чөнки бу вакытта сулыш алу активлаша, кан йөреше көчәя, баш миенә кислород күбрәк килә. Димәк, яхшырак уйлыйсың да дигән сүз бу.

Көлү сеансларыннан соң канда иммунитет өчен җавап бирүче күзәнәкләр саны арта. Димәк, төрле авыруларга бирешмисең. Бик күпләр, әгәр көлсәң, җыерчыклар пәйда була, дигән фикердә. Әмма белгечләр киресен тәкрарлый: көлгәндә бит мускуллары, киресенчә, ныгый һәм кеше сәламәтрәк, яшьрәк күренә икән.

Көлү – иң яхшы ял. Биш минутлык көлү 30–40 минутлык пассив ялны алыштыра, эштә креативлыкны 57 процентка күтәрә, эшчәнлекне 54 процентка арттыра.

Көлегез. Файдасы күп, белегез!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү