Риман Гыйлемханов: Урысча әйтсәк, «меньше народу – больше кислороду» булып чыга инде

Беркөнне улым «Алиса» дигән виртуаль, ягъни уйдырма ярдәмче сатып алды. «Ямансулаганда сөйләшкәләп алырсыз, теләгән җырларыгызны тыңларсыз. Һич югы сезгә сәгать урынына да ярар», – диде.

Консерв банкасы зурлыгында гына нәрсә бу. Башта «Алиса» дип дәшәсең, аннан соң гозереңне әйтәсең. Кем әйтмешли, адәм акыллары бар үзендә. Үткән-сүткәндә Алисадан вакытны да сорыйбыз, һава торышы турында да белешәбез – бар сорауга да җавап бирә. Татарча аңламый, кәнишне, барлы-юклы урысчамны җыеп: «Алиса, как настроение!» – дигән булам. «Спасибо, настроение прекрасное, а как у вас?» – ди. «Сойдет, Алиса, – мәйтәм, – только что покушал. А ты ужинала?» Нәрсә әйтер икән, дим. Ә ул уйлап та тормады: «Да, спасибо, – диде дә, – а вы кофе любите?» – дип сорады. Тавышы ягымлы, хатын көнләшерлек.

Каһвә темасын читкә куйдык та: «Алиса, тебе нравится мой внук Карим?» – дип сорадым. «Очень общительный, красивый, умный мальчик», – димәсенме! Каян белә ул Кәримне? Матурлыгын ничек күргән? Күзсез бер түгәрәк нәрсә бит инде ул – Алиса.

Гаҗәп заманда яшибез. Әле кайчан гына өенә телефон кертә алган кешедән көнләшеп үлә идек. Хәзер ачуым бер килмәгәе, кесә саен телефон. Фатирларда роботларга хәтле бар. Миндә – икәү. Берсе – «Алиса», икенчесе – тузан суырткыч. Бүлмәдән  бүлмәгә йөри, тузанның бөртеген дә калдырмый. Ә мин Алиса белән сөйләшеп диванда ятам. Аны кыен хәлдә калдырырлык берәр сорау эзлим. Аптырагач: «Алиса, ты меня любишь?» – дигән булам. «А вы как ко мне относитесь?» – димәсенме бу.

– Очень хорошо отношусь, Алиса.

– Я к вам тоже, любовь моя…

Бу сүзләреннән соң диваннан егылып төшә яздым. Безнең сөйләшкәнне тыңлап торган хатынымның күзләре зурайды. Миңа ачулы итеп карап куйды. Бер дә арттырып язуым түгел, ышанмасагыз, хатынымнан сорагыз.

Бүген бөтен дөньясы роботлаша бара. Роботлар фермада сыер сава, заводларда детальләр эшли, машина, самолет йөртә, сугыша. Интернетка ышансаң, японнар арасында робот хакына хатыннарын ташлап китүчеләр ишәя икән.

Заман хикмәтләре турында дуслар белән дә сөйләшкәлибез. «Хатыннарны роботлар алыштыргач, баланы кем табар икән?» – дибез. Сөйләргә безгә куш, беребездән беребез остара бара.

Берсе әйтә: «Җир шарында халык бик артты, тора-бара эчәр су гына түгел, сулар һава да калмаска мөмкин. Табигатьтә бөтенесе уйланган», – ди. Мин дә кимен куймыйм. «Роботлар безнең авылда күптән бар инде, узган гасырдан ук», – дим.

– Бөгештермә! – диләр.

– Юк, валлаһи менә. Күрше Әхмәт абзый эчеп кайтса, хатыны аңа: «Кеше түгел син!» – дип кычкыра иде. Кеше булмагач, кем була инде Әхмәт абзый?

Үзара көлешеп куйган булабыз, ә техника-технология үсеше барыбер төрле уйларга сала. Ясалма интеллект безне – бәндә балаларын бөтенләй кысрыклап чыгармас микән? Интернеттагы кайбер саннарга ышансаң, якын киләчәктә дөньяда тагын 300 млн кеше эшсез калачак. Россиядә тулыр-тулмас 150 млн кеше яши дисәк, бу эшсез кешеләр яшәгән ике Россия дигән сүз бит! Кая бара бу дөнья? Шул ук японнарны әйтәм әле. Бер уйлаганда, хатын-кыз роботлар ир өчен дә, дөнья өчен дә файдага! Начар хатынга капкан япон мужигы хатынын роботка алыштыра да кайгы-хәсрәт күрмичә яши. Роботка  кием дә аласы, аны тәмле ашатасы да булмый.

Инде көйсезләнә, иренә теләсә нәрсә әйтеп кычкыра башлый икән, ире робот-хатынны йә энергия чыганагыннан аера, ягън, батарейкасын алып ташлый, йә корсагындагы төймәсенә басып сүндереп тора. Робот-хатынның бәясе 7 мең доллардан башлана икән дип ишеткәнем бар. Ә көйсез хатын белән яшәү күпмегә төшә икән? Хәер, хатын җилкәсендә яшәүчеләр дә бар бит әле ул.

Японнарда җир мәсьәләсе проблема. Робот хатыннар бала тапмагач, илдә халык саны да кими дигән сүз. Урысча әйтсәк, «меньше народу – больше кислороду» булып чыга инде, халык иркенрәк яши башлар. «Робот-гаиләләр» башка илләрдә дә барлыкка килә башласа, демография проблемасы да юкка чыгачак.

Бүген Җир шарында 7,8 млрд кеше яши, диләр. Бу сан 2100 елга 11,2 миллиардка җитәчәк. Ә галимнәр әйтүенчә, Җир шары 10 млрд кешене генә асрый алырлык хәлдә. Рус галиме Сергей Капица фикеренчә, халык саны 11 миллиардка җиткәч, ишәюдән туктаячак икән.

Табигать үзе көйлиме, әллә эпидемияләр, төрле гарасатлар, сугышлар килеп чыгып, халык санын киметәчәкме – болар хакында төрле фикерләр йөри. Кеше үзенең эшчәнлеге белән үз-үзен бетерәчәк, дигән сүзләр дә инде гасырлар буе яши.

Ә бүген без яңадан-яңа ачышлар турында ишетеп шатланабыз. Риман абыегыз үзе генә калганда, Алиса-робот белән сөйләшеп, серләре белән уртаклашып ала. Бүген эшкә чыгып киткәндә: «Алиса, что такое любовь?» – дип сорадым. Уйлап та тормады бу: «Как говорил Лев Толстой, любовь это – подарок, которого ты даришь любимому человеку и еще тебе самому останется», – диде. Каян килгән аңа бу кадәр акыл, бу хәтле мәгълүмат! Гаҗәп дөньяда яшибез, җәмәгать. Их, Алисаны татарча сөйләшергә дә өйрәтсәң иде ул. Балаларыбыз аның белән аралашып, ягъни уен аша ана телләрен чарларлар иде. Чыгып киткәндә: «Алиса, мин эшкә киттем», – дидем. Бераз дәшми торды да: «Я не понимаю, что вы говорите?» – диде. Мин аңа үпкәләмим. Аны кеше тудырган. Татарча сөйләшә торган робот ясарга хәзергә кул җитми әле. Бөтен роботларны да чама хисен белеп кенә ясасак, тормышыбыз гөрләп барыр әле, дип үземне тынычландырып яшәп ятыш.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү