Риман Гыйлемханов: «Спасибо, яме!»

Сеңлем Розаның Балык Бистәсеннән Казанга күчеп килүенә ярты ел да юк әле. Минем кебек бик аралашучан булганга, аз гына вакыт эчендә күпме дуслар тапты, кызыклы кешеләр белән очрашты. Алар турында миңа да сөйләштергәли һәм журналист абыйсына темалар да бүләк итә булып чыга. Мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен оекбашлар бәйләүче, эчке киемнәр тегүче, маскировка челтәрләре үрүче апалар турында да Роза әйтүе буенча язган идем.

Әле күптән түгел генә сеңлем тагын бер кызыклы кеше турында сөйләп алды. Дөресрәге, гыйбрәт итеп язарлык иде ул кеше. Сеңлем Казандагы фатирын, үзе әйтмешли, кеше кыяфәтенә кертеп йөри. Балконына тәрәзәләр куйдырырга бер белгеч чакырган. Ул егет Балык Бистәсенеке булып чыккан, хәтта сеңлем аның әнисе белән таныш та икән. Бер уйлаганда, монысы да кызык. Ә инде әлеге егет сеңлемнең русчасына татарча җавап бирә башлагач, тәмам аптырап калган ул. «Абый, чеп-чи рус егете бернинди акцентсыз татарча сөйләшә бит, егылып китә яздым. Тәрәзәләр китерде инде, иртәгә куярга килә», – диде.

Икенче көнне иртән шалтыратты сеңелем. «Сөйләшәсең килсә, телефонны аңа бирәм», – диде. Ничек сөйләшмисең ди инде! Шактый гына гәпләшеп алдык. Евгений Макаров атлы икән егетебез. Мин Женя дип сүз башлаган идем, «Татарлар мине Җәүдәт дип йөртә», – дип куймасынмы! Чыннан да, акцент юк иде аның сөйләмендә.

– Җәүдәт дип дәшкәннәренә үпкәләмисеңме соң? – дим.

– Юк. Алар үз итеп, дус итеп әйтә бит.

Женя мәктәптә үк татарча өйрәнә башлаган. Берәү дә мәҗбүр итмәгән аны. «Татар теле сиңа нәрсәгә кирәк соң?» – дип карыйм. «Татарлар арасында дусларым күп бит. Татарча сөйләшсәм, аларның күңелләре була», – ди Женя. Мин һаман төпченәм. Безнең татарлар арасында: «Татар теле белән кая барасың?» – диючеләр барлыгын әйтәм. «Сиңа рус теле җитмәгәнмени?» – дип карыйм. Ә ул ике дә уйламыйча: «Мин бит Татарстанда яшим», – ди. Мондыйрак сүзләрне дә ишеткәнем бар. Әмма алар миңа артык купшы, хәтта бераз ясалмарак, рәсми рәвештә аклану кебегрәк тә тоелып китә. Ягъни Татарстанда яшәгәч, татарча белми кая барасың, кирәк бит инде. Женяның беркем алдында да патриот булып күренәсе юк. Аның сүзләре ихлас, кылган гамәлләре дә күңел кушуы буенча. Татар телен белүне ул күпмедер дәрәҗәдә мәртәбә дә саный әле. Нәселендә татарлар булмады микән дип шикләнгән дә идем, юк икән. Егетнең гуманитар белеме дә юк. Башта теш ясаучы булырга укыган, тик кеше авызында казынуны яратып бетермәгән, ахрысы, инде менә тәрәзә рамнары ясап, куеп йөри. Шул ук вакытта күп тел белүнең акылга, фикерләү рәвешенә уңай йогынты ясавын да сизенә егет. Сизенмәсә: «Күп тел белгән – күп белгән», – дип сөйләнмәс иде. Моңа охшаш әйтемнәрне ишеткәнем бар үзе, әмма рус егете авызыннан шундый сүзләр чыгар дип уйлаганым булмады.

Танышларым арасында рус теленә чытырдап ябышып дигәндәй, җәмгыятьтә югарырак урынга үрмәләргә тырышучы татарлар да юк түгел. Алар ана телен белмәүләре белән горурланалар да әле. Алай гына да түгел, ана теленә түбәнсетеп тә карыйлар кебек, дуслары арасында руслар күбрәк булу белән горурланалар, руслар арасында яшәүләре белән мактанып сөйлиләр. Женя-Җәүдәт тә Айда яшәми бит. Әмма ана теленнән ваз кичкәннәрдән акыл дәрәҗәсе белән аерылып тора. Мин ана теленнән ваз кичүне анадан ваз кичүгә тиңлим. Язганнарымны андыйлар укымас. Алар татарча укый-яза белмәүләре белән дә горурланалар. Евгений Макаров белән очраштырасы иде аларны, бәлки «Җәүдәт» сүзенә колак салырлар иде. Монысы аптыраганнан әйтү инде, шулай да на всякий случай Евгенийның телефон номерын алып куйдым әле, чем черт не шутит. Ә сиңа алдан ук зур спасибо, яме, Женя!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү