Татарстан һәм Луганск Мәдәният министрлыклары хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Татарстан Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы Мәдәният министрлыклары хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Очрашу Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендәге республика иҗат делегациясенең Луганскига эш сәфәре вакытында булды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Ленар Хәкимҗанов һәм Луганск Халык республикасы мәдәният министры Дмитрий Сидоров имза куйды. Килешүдә күргәзмәләр, гастрольләр белән алмашу һәм иҗат коллективлары арасында тәҗрибә уртаклашу каралган.

Татарстан делегациясе шефлыкка алган Лисичанскида, шулай ук Луганск һәм Стаханов шәһәрләрендә булды. Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры Луганскида һәм Краснодонда концертлар куйды.

Моннан тыш, Татарстан Мәдәният министрлыгы җитәкчесе урынбасары Лисичанск балаларына музыка уен кораллары бүләк итте. Стахановта ул сәнәгать-икътисад техникумының үзешчән ансамбленә синтезатор тапшырды. Аны бу коллективның алыштыргысыз җитәкчесе 93 яшьлек Александр Раут кабул итеп алды.

«Без сезнең гомер буе мәдәният һәм сәнгатькә хезмәт итүгә, әллә ничә буын балаларны тәрбияләүгә багышлаган искиткеч җитәкчеле оркестр булуыгызны белдек. Сезгә ярдәм итәргә булдык һәм бүген синтезатор алып килдек. Хәзер оркестр синтезаторда уйнап, тыңлаучыларны үз чыгышлары белән сөендерә алыр, дип ышанам», — диде Ленар Хәкимҗанов.


Фикер өстәү