Беренче каналдан татар туен күрсәттеләр

Беренче каналда милли туй йолаларына багышланган «Играем свадьбу» программасының яңа чыгарылышы чыкты. Бүгенге чыгарылышта Казанда узган татар туен күрсәттеләр.

Программа геройлары — Казан кызы Сәйдә һәм Туймазыдан Фәрит. Сәйдә татар халык ансамбле составында чыгыш ясый. Фәрит теш табибы булып эшли. Яшь парлар ата-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне яхшы белә һәм хөрмәт итә.

Тапшыру барышында алып баручылар яшьләр белән бергә татар традицион мәдәниятен тирәнрәк өйрәнгән. Туй мендәре өчен ничә каз йолкыйсы, чәк-чәкне ничек әзерләргә һәм татар туеның башка йолаларына һәм үзенчәлекләренә төшенгәннәр.


Фикер өстәү