Тормыштагы шатлыклы вакыйгалар да, борчу-хәсрәте дә – бала психикасы өчен зур сынау

Көтмәгәндә әтисез яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар хәзер кабат әтиләре белән бергә яшәргә өйрәнә. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр гаиләләре янына ялга кайта башлагач, психологларга ярдәм сорап килүче гаиләләр саны арткан. Белгечләр исә бу хәлгә гаҗәпләнми. Тормыштагы шатлыклы вакыйгалар да, борчу-хәсрәте дә – бала психикасы өчен зур сынау, ди алар.

«Ышаныч» психология үзәге җитәкчесе Наталья Сабирова сүзләренә караганда, узган елның ноябреннән бирле үзәккә мобилизациягә эләккән егетләрнең якыннарыннан килгән мөрәҗәгатьләр саны кискен арткан. Аларның, нигездә, барысын да бер сорау борчый. «Әтисе белән яшәп өйрәнгән баланы хәзер ничек тәрбияләргә, ничек үстерергә?» – дип өзгәләнә аналар.

– Ярдәм сорап килгән әниләргә бу вакыйгаларның вакытлы күренеш булуын, аны булдыра алган кадәр сабыр гына уздырырга кирәклеген аңлатабыз. Кара-каршы утырып, мондый шартларда баланың психикасына зыян китермичә тәрбия бирү, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлларын эзлибез. Баланың әтисе белән элемтәне өзеп бетермәве, мөмкинлек булганда телефоннан аралашып торулары мөһим, – дип сөйләде белгеч журналистлар белән очрашуда. – Соңгы арада безгә шактый гаҗәп мөрәҗәгатьләр килә башлады. Көтмәгәндә әтисез яшәргә мәҗбүр булган сабыйлар хәзер кабат әтиләре белән бергә яшәргә өйрәнә. Әтиләре озак вакыт өйдә булмаганлыктан, алар үзләренчә көн күреп өйрәнгән бит инде. Хәзер аларга, вакытлыча булса да, элеккеге яшәү рәвешенә кайтып алырга туры киләчәк. Шатлыклы вакыйга булса да, бала психикасы өчен ул – да зур сынау.

Белгечләр күбрәк шунысы өчен борчыла. Яшерен-батырын түгел: замана баласының холык-фигыле, психик ныклыгы болай да мактанырлык түгел. Яшьләр, бигрәк тә яшүсмерләр арасында суицид очракларының елдан-ел арта баруын башкача тагын ничек аңлатасы? Татарстан Балалар омбудсмены Ирина Волынец сүзләренә караганда, соңгы ике елда республикада үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары ике тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: 2020 елда республикада шундый 11 очрак теркәлгән булса, 2022 елда инде ул сан 22гә җиткән. Бу соңгы биш елдагы иң зур күрсәткеч дип бәяләнә.

Психологка мөрәҗәгать итүчеләр дә күбәйгән. Узган ел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) бу уңайдан махсус тикшеренү уздырган. Бүген яшьләрнең 35 проценты, ил күләмендә халыкның 15 проценты психологик ярдәмгә мохтаҗ, ди белгечләр. 2009 елда ил халкының нибары 6 проценты гына психологларга йөрсә, узган ел андыйлар саны 12 процентка җиткән.

– Үсмерләр арасында психологик киеренкелектә яшәүче, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр күп булу киләчәктә суицид килеп чыгу куркынычын бермә-бер арттыра. Кызганыч, үз-үзенә кул салу очраклары буенча Россия – бүген алдынгы илләр рәтендә. Яшьләрдә психологик ныклык юк. Еш кына алар тискәре күренешләргә ничек каршы торырга белми, югалып кала, – ди омбудсмен.

Республика балалар клиник хастаханәсе психологы Лилия Горохова фикеренчә, бүген психикасы нык булып тоелган баланың да бик тиз сынуы ихтимал.

– Көндәлек тормыштагы стресс, конфликтларга алар да чыдамаска мөмкин. Ник дигәндә, алар мондый очракта үз-үзенә ничек ярдәм итәсен, ничек кулга аласын белми. Хәзер күп кенә ата-ана баласын артык саклап-яклап үстерә. Аңа үз хаталарында өйрәнергә, тышкы «һөҗүм»нәргә каршы торып, чыныгырга мөмкинлек калдырмый. Суицидка барган үсмерләр арасында да җитеш тормышта, үрнәк гаиләдә тәрбияләнгән, беренче карашка бернинди борчуы юк сыман тоелган балалар шактый. Психологларның хәзер аеруча кирәк чагы. Халыкның психологик белем дәрәҗәсен арттырыр чак, – ди белгеч.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү