104 яшьлек Мөхтәрәмә Хәйретдинова: «Әсирлектә булганга миңа «хыянәтче» дигән тамга сугылган иде»

Үз бәхетен урау юллар аша тапкан әбекәй картлыгын матур үткәрә. Хәтере бик әйбәт. Үткәннәрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирә, бүгенгене дә яхшы аңлый. Тормышта күпне күрергә туры килсә дә, язмышына рәхмәтле булып яши. Ютазыда яшәүче, әле шушы көннәрдә генә 104 яшен тутырган Мөхтәрәмә Хәйретдинованың аяклары тыңламаса да, йөрәге унсигездә!

Ачлык-ялангачлык белән бергә сугыш михнәтләрен дә үз җилкәсендә татыган ул.

– Әни Азнакай районының Кәкре Елга авылында, күпбалалы гаиләдә сигезенче булып дөньяга килгән. Мәктәптә бик яхшы укыган. Җиде класс белеме булгач, районга эшкә җибәргәннәр. Башта орлык лабораториясендә лаборант була, аннан аны мөдир итеп билгелиләр. Үзен яхшы яктан гына күрсәткәч тырыш кызны машина-трактор паркына эшкә җибәрәләр. Ул анда кадрлар бүлеге эшен алып бара. Тик сугыш бар максат-хыялларны җимереп ата. Әнигә 1943 елның 10 гыйнварында сугышка чакырып повестка килә, – ди кызы Гөлнара Мөксинова.

Бик уңган, булган кызны хәрби хезмәткә чакырылучылар исемлегенә дә кертеп куялар. Сугышка китәсен белгәч, дус кызлары белән төн буе авыл урамын әйләнә. Сөйләшеп сүзләре бетми. Туган яктан китү җиңел булмый. Башта кызларны Казанда укыталар. Санинструктор, шәфкать туташы эшенә өйрәтәләр. Аннары алар Мәскәүгә юл ала.

– IV Украина фронты артиллерия полкында хезмәт итә ул. 1944 елда Киев янында каты бәрелеш була. Ул чакта әни авырый. Температурасы күтәрелә. Иптәшләре, аны бер өйдә калдырып, окоп казырга китә. Тик әни түзми, таң алдыннан аларга килеп кушыла. Шунда алар чолганышта кала, – ди сөйли кызы.

Исән калган ун кешене әсирлеккә алалар. Немецларга ияреп, өч көн җәяү бара алар. Ә аннары поездга утырталар. Кыз Германиядәге хәрби әсирләр лагерена эләгә. Биредә аны хәрби әсирләр госпиталенә эшкә билгелиләр. Иртән алып китәләр, кичке якта лагерьларына кайтаралар. Анда кайткач та тик утыру юк. Идән юдырталар, кухняда эшләтәләр. Мөхтәрәмә бервакыт чүплектә актарынган ир-атны күреп ала. Йөзе таныш инде, кем икәнен исенә төшерә алмый. Әмма күзләр очраша. Якташын, машина-трактор паркы мөдирен танып, тавышсыз гына елый ул. Шул көннән Мөхтәрәмә якташын ташламый. Ничек тә ризык белән тәэмин итәргә тырыша. Әгәр моны сизеп алсалар, атып үтерәчәкләрен дә аңлый юкса.

Бервакыт бу лагерьга үзләренә эшче эзләүчеләр килә. Бер немец хатыны Мөхтәрәмәне сайлап ала. Ул аларда эшли башлый. Әлеге хатын кешелекле була. Көндезләрен аңа барып эшли, кичен лагерьга кайта кыз. Җиңү көнен дә анда каршылый ул. Ул көн бигрәк матур иде дип искә ала ул хәзер.

– Авылга кара көздә кайтып егылдым.  Әсирлектә булган өчен миңа «хыянәтче» дигән тамга сугылган иде. Гел күзәтү астында булдым. Кая барганымны, кем белән аралашуымны тикшереп тордылар. Беркая да эшкә алмыйлар. Өч көн эшлим дә, эштән җибәрәләр. Тәмам интектем. Чарасызлыктан Үзбәкстанга чыгып киттем. Анда балалар укыттым, – ди әбекәй.

Ничек кенә яхшы шартлар булмасын, туган як сагындыра. Мөхтәрәмәнең рәнҗетүгә йөрәге өзгәләнә. Үз җирендә кирәксез булганга, җаны телгәләнә. Сагыну тынгы бирми. Ниһаять, тәвәкәлләп, туган ягына ялга кайта. Әллә климат алмаштыру килешми, әллә сәбәбе башкада – ул, каты гына чирләп,  Үзбәкстанга китә алмыйча кала. Озак та үтми аны Ютазы элеваторныа эшкә чакыралар. Шуннан акрынлап тормышы җайлана башлый. Тиң яры очрап, гаилә корырга да насыйп була.

–  Әни мине бик соң, 48 яшендә таба. Миннән соң тагын бер тапкыр бәбигә уза әле ул. Тик ул бала төшә, – ди 56 яшьлек Гөлнара ханым. – Әнигә Аллаһы Тәгалә михнәтен дә, рәхәтен дә өеп бирде. Мин дә бәхетлемен. «Әни» дип әйтә алуыма сөенәм. Озак яшәве минем бәхеткә аның. Әле дә бала бит мин! Әниемнең янәшәсендә бик рәхәт.

Мөхтәрәмә апа моннан 8 ел элек бот сөяген сындырган. Йөри алмый. Әмма коляскага утыртып, кирәк җиренә алып баралар. Сайланып ашамый, юк-барга зарланмый икән үзе.

– Әнием бик сабыр булды. Аның бу сыйфаты безгә дә күчкән. Язмыш мине дә сынады. Ике кызым бар. Берсе әле кияүдә түгел. Олысына бала хәсрәтләре күрергә туры килде. Биш яшендә яман шеш авыруыннан оныгым үлеп китте. Бик авыр кичердек. Икенче баласына – 2 яшь. Инде сагышларга түзеп яши генә башлагач, киявебезне махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Бик өзгәләндек инде. Әни боларның барысын да белә. Бездә бер генә теләк: илләр тынычлансын, киявем гаиләсе янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү