Әнисе кибеткә киткән арада баласы кайнар сулы ваннада батып үлгән

Бала су кранын үзе ачкан һәм кайнар суга егылып төшкән.

Мәскәү янындагы Дубня шәһәрендә 3 яшьлек кыз әнисе кибеткә киткән арада ваннадагы кайнар суга төшеп һәлак булган.

SHOT телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, иртән йорт хуҗасы эшкә киткән. Ана кеше 3 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы белән өйдә калган. Көндез ул тиз генә кибеткә азык-төлеккә барып киләсе иткән. Балалар ялгызы гына фатирда калган. Кайткач, кызының аңсыз хәлдә ваннада ятуын күргән. Фаҗига булган урынга тиз генә “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткән, әмма медиклар сабыйны коткара алмаган.

Абыйсы әйтүенчә, кызчыкның юынасы килгән: ул су кранын үзе ачкан, шуннан соң кайнар суга егылып төшкән. Малай сеңлесен коткармакчы булган, әмма су бик кайнар булу сәбәпле, коткара алмаган.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр сабый үлеменең төгәл генә сәбәбен ачыклый.


Фикер өстәү