Туганымны фатирдан ничек чыгарыйм?

Фатир алганда, бертуган апамның кызына да өлеш чыгарган идем. Янәсе, картаймыш көнемдә тәрбияләр. Тик ул балага мин кирәк булмадым. 5 елдан артык хәлемне дә белгәне юк. Фатирлы булыр өчен, үлгәнемне көтә микән? Әмма минем тырышып алган куышымны аңа калдырасым килми.  Үземне караган социаль хезмәткәргә яздырмакчы идем. Ничек итеп шул кызның өлешен кире үземә аласы?

Кәтифә Халикова.

Чаллы.

«Ватаным Татарстан» газетасы юристы Булат Закиров:

– Бу туганыгыз пропискада булса, аны МФЦ аша гына төшереп булмаячак. Моны суд аша гына хәл итеп була.  Бу кыз фатирдагы үз өлешенә өметләнә ала. Хуҗа фатирны кемгәдер васыять итәргә уйласа да, ул кешегә үз өлешен генә яздыра ала. Үлеп киткән очракта, социаль хезмәткәр – үз өлешен, туганы үз өлешен алачак. Әмма нидер язганчы яки эшләгәнче, иң элек ЕГРЛдан фатир турында белешмә алырга кирәк. Хәзерге көндә фатирга кемнәр хуҗа, арест салынмаганмы, алыш-биреш итү тыелмаганмыһ? Барысын да тикшертеп алу комачау итмәс.

 

Фото: https://secretmag.ru/


Фикер өстәү