Бер ир Казан үзәгендәге кибеттән ике хушбуй урлап чыгарга маташканда тоткарланган

Казанда росгвардиячеләр парфюмерия кибетеннән товар урлап чыгуда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Шәһәр үзәгендә патрульлек итүче Росгвардия хезмәткәрләре Пушкин урамындагы парфюмерия һәм косметика кибетендә хәтәр турында кисәтүче төймә хәбәрен алуга, шунда “очкан”.

Кибетнең сак хезмәткәрләре бер ир-атның куртка кесәсенә ике хушбуйны “шудыруын” видеомонитор аша күреп алуларын аңлаткан. Товарга түләмичә генә касса аша узганнан соң, аны тоткарлап, росгвардиячеләрне чакырганнар.

Тоткарланган ирнең моңа кадәр “утырып” чыккан булуы ачыкланган.
Сүз уңаеннан, шул ук көнне кичен росгвардиячеләр кибеттән балалар курткасын куенына кыстырып чыгып китәргә маташкан 38 яшьлек ир-атны полициягә алып килгәннәр.


Фикер өстәү