IKEAга охшаш кибетнең кайчан ачылачагын әйткәннәр

IKEAга охшаш тәүге кибет Мәскәүдә 15 апрельдә ачылачак. Биредә Белоруссиянең Swed House бренды челтәре турында сүз бара. Бу хакта ТАСС яза.

Кибеттә кухня кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, текстиль товарлар һәм уенчыклар сатылачак. IKEAга алмаш кибетнең Казанда кайчан ачыласы әлегә мәгълүм түгел.

Сәүдә челтәрләре берлеге башлыгы Булат Шакиров февраль азагында хәбәр иткәнчә, берлек Swed House компаниясе белән Мәскәүдә 10 кибет ачу турында килешүгә кул куйган. Шакиров шулай ук Swed House бренды “МЕГА” сәүдә челтәрләрен (шул исәптән Казанда) арендага алсын өчен сөйләшүләр башлап җибәрелүен белдергән.

Исегезгә төшерәбез: махсус хәрби операция башланганнан соң IKEA Россиядәге эшен туктатты. Хөкүмәт комиссиясе быел 15 февральдә компаниянең Ленинград, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләрендәге өч фабрикасын сату турындагы алыш-бирешне хуплады.


Фикер өстәү