IKEA Россиядән бөтенләйгә китә

Швециянең IKEA компаниясе Россиядән китә. Фирма илебездәге дүрт заводын сатып, хезмәткәрләрен кыскартачак, һәм аларга берничә оклад түләп, эштән китүне тәкъдим итәчәк.

Хәзерге вакытта IKEA җитәкчелеге үзенең хезмәткәрләре белән онлайн-җыелышлар уздыра: аларда 20 меңгә якын кеше, шул исәптән Ingka төркеменең Директорлар советы рәисе Патрик Энтони катнаша.
Очрашуда белдерелгәнчә, компания Россиядә башка эшләмәячәк.

IKEA үзенең хезмәткәрләренә, үзара килешенү буенча, берничә оклад түләп, эштән китүне тәкъдим итә. Компаниянең заводлары яңа хуҗасына сатылачак.

IKEA берничә ай элек үзенең эшчәнлеген туктатса да, аның товарлары маркетплейстларда сатыла әле. Компания товарларын “Озон”да табарга мөмкин.


Фикер өстәү