Казанда яшәүчеләрне май аенда җылылык өчен түләтү борчуга салган

Казанда яшәүчеләргә май аенда җылылык өчен түләүгә счетлар килгән. Әмма шәһәрдә җылылык бирү сезоны рәсми төстә 28 апрельдә төгәлләнде инде.

Фучик урамында һәм Ибраһимов проспектында урнашкан йортларда яшәүчеләргә шундый түләү кәгазьләре җибәрелгән. Аларга булмаган җылылык өчен түләргә туры киләчәк. Әмма “РАН-сервис” идарәче компаниясе директорының икътисад буенча урынбасары Юлия Багина, килеп туган хәлгә ачыклык кертеп, барлык йортларда исәпләгечләр урнаштырылганлыгын, исәп-хисапның шул приборлар күрсәткечләреннән чыгып ясалганлыгын әйткән.

– Исәпләгечләрнең күрсәткечләре һәр ай саен 23 нче числода алына. Исәп-хисап 23 апрельдән җылылык бирү сезоны төгәлләнгән көнгә – 28 апрельгә кадәр ясалган, – дип аңлаткан ул.


Фикер өстәү