Торак-коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түләтә башларга мөмкиннәр

ЖКХ хезмәтләре өчен түләүгә су һәм җылылык буенча “акыллы” исәпләгечләр (әлегә электр уты буенча гына шундый исәпләгечләр гамәлдә булып килә) урнаштыру, карап тоту чыгымнарын кертергә ниятлиләр. Россия Төзелеш министрлыгы мондый исәпләгечләрне гамәлгә кертүне тәкъдим иткән. Бу хакта “Известия” министрлыкның Россия Хөкүмәтенә юлланган хатына таянып хәбәр итә.

“Исәпләгечләрне сатып алу, урнаштыру, карап тоту, тикшерү, алыштыру чыгымнарын коммуналь хезмәтләргә түләү күләмен арттыру өчен нигез сыйфатында алырга”, – диелгән ведомствога юлланган хатта.
Төзелеш министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, “акыллы” исәпләгечләрне”ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар (хезмәт күрсәтүче булган очракта) урнаштырырга тиеш.

Белгечләр әйтүенчә, моның өчен бердәм база булдырырга кирәк булачак. Исәпләгечләрнең күрсәткечләре шунда җыелып барачак.
Барлык кулланучыларны да шундый исәпләгечләргә күчерү күздә тотыла.


Фикер өстәү