28 март көне тарихта ниләр белән истә калды?

160 ел элек (1863) Мәскәүдә беренче тапкыр  «шәһәр башы»н сайлыйлар

Сайлау хокукы шәһәрдә ике елдан да ким яшәмәгән, елына чиста кереме 100 сум көмеш булган 21 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга бирелә. Исемлеккә хатын-кызларны да кертәләр. Әмма алар сайлауда катнашмыйлар, «тавышларын» ирләре аша гына җиткерә алалар. Беренче сайлау кенәз Александр Щербатов өчен була. Урнага «әйе» дип тавыш бирүчеләр – 338 ак шар, «юк» диючеләр 123 кара шар төшерә.

165 ел элек (1858) Санкт-Петербургта Россиядә хатын-кызлар өчен беренче уку йорты ачыла

Кызларны рус теленә, әдәбиятына, табигый фәннәргә, математика нигезләренә, шулай ук рәсем ясарга һәм кул эшләренә өйрәтәләр. Өстәмә акча түләп, башка фәннәрне дә үзләштерергә мөмкинлек ачыла. Мәсәлән, елына биш сум түләсәң, берәр чит тел яки биергә өйрәнергә була.

77 ел элек (1946) Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Министрлар Советына үзгәртелә

Татарстан АССР Совнаркомы республика дәүләт хакимиятенең югары башкарма һәм боеру органы була. Аны 1920 елның 26 сентябрендә ТАССР Советларының I съездында оештыралар. Совмин төрле функцияләр башкара: халык хуҗалыгы планын тормышка ашыру буенча чаралар күрү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм гражданнарның хокукларын саклау буенча чаралар.

10 ел элек (2013) Татарстан Дәүләт Советы утырышында республика дәүләт гимны беренче тапкыр сүзләре белән башкарыла

Гимн музыкасы  1993 елда ук языла. УлТатарстан Республикасы Югары Советы карары белән раслана. Әмма композиция өчен туры килә торган текст булмый. 2012 елда Татарстан гимнының иң яхшы текстына конкурс игълан ителә. Конкурста барлыгы 182 эш катнаша,  нәтиҗәдә беренче урынны Рамазан Байтимеровның үзгәртелгән тексты ала. Аның өстендә соңрак та күп авторлар эшли. Әзер вариантныә рус теленә тәрҗемәсе белән Филипп Пираев шөгыльләнә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү