Татарстанда җылылык өчен яңадан исәп-хисап ясыйлар

9 миллион сум! Татарстанда милек хуҗаларының җылылык өчен дөрес түләмәве аркасында, әнә шул суммадагы җылылыкны яңадан исәпләгәннәр. Төп башына утыртмасыннар дисәгез, күпкатлы йортлардагы күрешләргә дә күз-колак булырга киңәш итә белгечләр. Акчаны янга калдырам дип, фатирда җылылык торбасын ябып куярга яратучы Вәли аркасында, күрше Галинең, үзе дә сизмәстән, чыгымнары арта, ди алар. Коммуналь хезмәтләр өчен белеп түлисезме?

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов җылылык өчен исәп-хисап ясау тәртибенә ачыклык кертте. Моның өчен матбугат очрашуын махсус җыйдылар.

– Билгеле булганча, узган елның 1 декабрендә ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда, коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артты. Россия Хөкүмәте карары нигезендә тарифлар бер ел эчендә ике тапкыр күтәрелде. Декабрьдә республиканың күпчелек районнарында бәяләр 9 процентка артты. Шунысы да бар, бәяләр кабат 2024 елның җәендә генә артачак, – диде җитәкче.

Чүп өстенә – чүмәлә дигәндәй, кыш айларында түләү кәгазьләре болай да “тешли” башлый. Чөнки җылылык өчен түләү өстәлә, ә ул гомуми бәянең 60 процентына кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Шуңа күрә гыйнварда декабрь өчен счет-фактура алган халык аптырашта калды.

– Гыйнвар аенда гына да халыктан коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә бәйле 622 мөрәҗәгать кабул иттек, – ди Сергей Крайнов. – Барлык очракларның яртысыннан да күбрәге җылылыкка туры килә. Татарстанда яшәүчеләр акчаны дөрес исәпләделәрме икән, дип борчыла. Без моңа бәйле 80нән артык мөрәҗәгатьне тикшердек инде. 17 очракта түләү кәгазендәге саннар дөреслеккә туры килмәве ачыкланды.

Мәсәлән, башкаладагы берничә йортта урнаштырылган исәпләгеч җайланмаларның эшендә гаеп тапканнар. Ә менә Казаның Парин урамындагы 15 нче йортта ул, гомумән дә, ул ике ай тирәсе ватылып торган. Тик идарәче оешма вәкилләре моңа әллә ни аптырамаган. Кулланучыларга җылылыкны норматив буенча язганнар. Гәрчә, мондый очракта, алдагы айларда кулланылган җылылыкның уртача күрсәткече исәпкә алынырга тиеш, дип аңлаттылар журналистларга “Татар-Информ” агенлыгында узган матбугат очрашуында.

– Җылылык өчен акчаны артык түләүчеләргә киләсе айларда яңадан исәп-хисап ясалачак. Гыйнвар өчен кулланучыларга 525 мең сум акча кире кайтарылачак, – диде Татарстан Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Светлана Заһидуллина.

Җылылык өчен исәп-хисап ясаганда башны бутаган тагын бер нәрсә бар. Ул да булса, намуссыз күршеләр.

– Бу – җылылык энергиясен исәпләүче шәхси җайланмалар урнаштырылган күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә кагыла. Сүз, нигездә, соңгы елларда төзелгән яңа йортлар турында бара. Милек хуҗалары фатир сатып ала да, анда яшәмәгәч, акчаны янда калдырам дип, торбаларны ябып ук куялар. Тик гамәлдәге канун буенча болай эшләргә ярамый. Җылылык өчен акча ике төр күрсәткечтән чыгып исәпләнә. Ягъни, без торакны җылыткан өчен генә түгел, ә җылылык энергиясе күпфатирлы йортка кадәр килеп җиткән өчен дә түлибез. Торбаны ябып куючылар гаебе белән, фатирга кадәр кермәгән җылылык гомуми кирәк-яраклар өчен тотылган энергия буларак исәпкә алына. Күпфатирлы йортта җылылык өчен түләү берничек тә нульгә тиң була алмый, чөнки җылылык йортка кадәр килгән бит инде, – ди Сергей Крайнов.

Милек хуҗаларының коммуналь хезмәтләр өчен дөрес түләмәве аркасында, 9 миллион сумлык җылылыкны яңадан исәпләгәннәр әнә.

Бу хакта сөйләгәндә, Сергей Крайнов булган бер хәлне дә искә төшерде. Моннан дистә ел элек күпкатлы йортта яшәүче берәү: “Миңа гомуми җылыту системасы кирәкми, үземә шәхсән исәпләгечләр куйдырам”, – дип (элек закон моны рөхсәт иткән, хәзер юк – ред.) торбаларны яптырган. Тик берни дә эшләмәгән. Кыш көне фатирда һава температурасы 14-16 градус тәшкил иткән. Салкынча, аның каравы, акча түлисе юк. Бу кешенең эзенә тиз төшкәннәр.

– Фатирлар арасындагы диварлар җылылыкны үткәрә. Шуңа күрә күршеләр торбаларны “кыскан” саен, башкалар күбрәк җылылык тотарга мәҗбүр, – дип аңлатты җитәкче.

Бүген Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада җылылык энергиясен исәпләүче шәхси җайланмалар урнаштырылган 460 күпфатирлы йорт бар икән. Күршеләр, игътибарлырак булыгыз!

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү