Яңа кышта – иске бәя: ут һәм су өчен узган ел расланган тарифлар буенча исәп-хисап ясаячаклар

Бу кышта ут һәм су өчен узган ел ук расланган тарифлар буенча, ягъни былтыр ничек түләсәк, шулай исәп-хисап ясаячакбыз. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта искәрттеләр. Чираттагы кыйммәтләнү 2024 елның 1 июленә билгеләнгән. Тарифларның күпмегә артасын да әйттеләр.

Билгеле булганча, тарифлар гадәттә елга бер тапкыр – җәй көне артса да, 2022 ел азагында, ил Хөкүмәте карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә икенче тапкыр артты. Аның каравы 2023 елның җәендә тарифлар үзгәрешсез калды.

– Бер ел ярымлык «тынлык»тан соң, бәяләр кабат 2024 елның 1 июлендә кыйммәтләнәчәк, – диде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев. – Федераль канун таләпләре нигезендә без агымдагы елның 20 декабренә кадәр киләсе елга тарифларны расларга да тиеш. Аларны исәпләү Россия социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләреннән чыгып башкарыла.

Озын сүзнең кыскасы, киләсе елның 1 июленнән коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр Татарстанның күпчелек районнарында – күп дигәндә 10,8, ә республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә 15,7 процентка кадәр артачак дип фаразлана.

Республиканың төрле районнарында ут яки суга тариф аерыла, шуңа күрә бәяләр дә төрле, дип ачыклык керттеләр брифингта. Питрәч авыл җирлеге мисалында исәпләп карыйк: киләсе җәйдә анда су – 7,9, пычрак суларны агызу – 9,5, ут – 8,8, җылылык – 14, газ – 11,2, каты көнкүреш калдыкларын чыгару бәясе исә 4 процентка артачак. Авыл җирлеге буенча тарифлар уртача 11,3 процентка кыйммәтләнәчәк дигән сүз.

Аерым алганда, 2024 елның 1 июленнән халык өчен «зәңгәр ягулык»ның бер куб метры 11,2 процентка индексацияләнеп, 7,54 сумга җитәчәк. “2023 елда Татарстан халык өчен газ тарифлары буенча ил төбәкләре арасында арттан дүртенче урында иде”, – диде дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев бу хакта сөйләгәндә.

Ул «зәңгәр ягулык» бәясенең нәрсәләрдән җыелуын да аңлатты.

– Халык өчен табигый газның ваклап сату хакы чималны күмәртәләп сату бәясе, аны транспортлау тарифлары һәм тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләүләрдән чыгып билгеләнә. Аларны Монополиягә каршы федераль хезмәт раслый, – диде ул.

Җылылык кыш көне аеруча кадерле. Моны Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов та әйтте.

– Бу атнада көннәр суыта, димәк, җылылык тагын да күбрәк тотылачак, – диде ул, алдагы айда киләчәк счет-фактура кәгазьләренең кыйммәтрәк булачагына ишарәләп. – Кышкы чорда болай да күп түлибез. Коммуналь түләү кәгазьләренә җылылык өчен шактый акча өстәлә. Бу кышта 2022 елның 1 декабрендә расланган тарифлар буенча исәп-хисап ясалачак. Шуңа күрә үзгәреш юк. Артык акча түләмәс өчен, өйдәге исәпләгечләрне карап-тикшереп торырга киңәш итәбез.

Форсаттан файдаланып, министрның беренче урынбасары республикада яңа елга кадәр газ килешүләрен яңарту тирәсендә килеп чыккан шау-шуга да ачыклык кертте.

Эш шунда ки, бу көннәрдә республиканың төрле шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр арасында 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә бәйле килешүне яңадан төзергә кирәклеге турында хәбәрләр таралды. Анысы да монысы, яңа елга яңа гариза белән кермәүчеләрне 40 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф белән куркыталар, дип хәбәр итә укучыларыбыз. Шуңа күрә республика районнарындагы газ оешмаларында озын чиратлар хасил булган.

– 2024 елның 1 гыйнварына кадәр газ килешүен төзергә өлгермәүчеләр «зәңгәр ягулык»сыз калмаячак, – дип тынычландырды Алексей Фролов. – Ил күләмендә йорттагы газ челтәрләреннән файдалануга бәйле килешүләрне бер оешмага тапшыру турында карар кабул ителде. Тагын бер кат искәртәм: бу – федераль дәрәҗәдәге эш. Татарстанда моның белән «Таттрансгаз» шөгыльләнәчәк. 2024 елның 1 гыйнварына кадәр идарәче оешмалар килешүләрне яңартырга тиеш. Ни кызганыч, республиканың кайбер районнарында «Таттрансгаз» инде хәзердән үк милек хуҗалары белән дә яңа килешүләр төзи башлаган. Нәтиҗәдә, аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Физик затларга яңа елга кадәр яңа документ алу мәҗбүри түгел. Моны алга таба да эшләргә мөмкин. Моңа карап кына беркем дә газсыз калмаячак.

Министрның беренче урынбасары әлеге мәсьәлә тирәсендә туган шау-шуны урынсыз дип атады.

– Бернинди ыгы-зыгы булырга тиеш түгел. Мин физик затлар белән килешүләрне яңартуга бәйле бернинди кыенлык та күрмим. Аны ел дәвамында хәл итәчәкбез. Милекчеләргә штраф салу турында сүз дә юк. «Таттрансгаз»ның кайбер бүлекчәләре, берьюлы ике эшне башкармакчы булып, таякны артык бөгеп ташлаган, шул гына, – диде ул.

Яңа елга тыныч күңел белән керә аласыз!

Наталья БУТАЕВА, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары:

– Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә социаль ярдәм чаралары каралган. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләргә субсидия каралган. Агымдагы елда 70 меңнән артык гаилә әлеге төр ярдәмне ала. Ноябрьдә субсидиянең уртача күләме 1511 сум тәшкил иткән. Дәүләт ярдәмен рәсмиләштерү өчен, яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

2024 елның 1 июленнән ут өчен бер ставкалы тариф 41 тиенгә артачак һәм бер кВт/сәгате 5,09 сумга җитәчәк. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында бер ставкалы тариф, 52 тиенгә кыйммәтләнеп, бер кВт/сәгате 4,10 тиен тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр өчен ул, 29 тиенгә артып, бер кВт/сәгате 3,57 сум булачак. Табигый газны ваклап сату бәясе 76 тиенгә артачак.

(Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты фаразлаган тарифлар).

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү