«Янгыннан соң төзегән йортларында ике атна гына яшәп калды»

Узган елның август аенда көрәшче егет Фаяз Зариповның төп йортында янгын чыгуы хакында язган идек. Ул чакта Арча районының Наласа авылы халкы да әлеге гаиләгә ярдәм оештырган иде. Үз өйләре янып беткәч, алар күршедәге бер йортта яшәп тордылар. Әмма игелекле кешеләр ярдәме белән Зариповлар йорт салып чыккан булган. Быелның гыйнварында яңа өйдә яши башлаганнар. Әмма кызганыч, алар шушы көннәрдә Фаязның әнисе Резедә ханым мәңгелеккә күзләрен йомган.

Якыннары әйтүенчә, матур гына яшәп ятканда, Резедә апа авырып китә. Декабрь аенда анда яман шеш барын күреп алалар. 12 февральдә 55 яшен тутырган Резедә апа ике көннән үлеп китә.

Резеда Фәрит кызы Наласа мәктәбендә укучыларга инглиз теле дәресе укыткан була.
– Гади, гаять тыйнак, кешелекле, нечкә күңелле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган остаз, үз эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән укытучы иде. Бик кыен. Авыруы кинәт кенә булды аның. Беркайчан да моңаймас иде Резедә Фәритовна. Эче ут янса да, кешегә сиздермәде. Үзенә ярдәм кирәктә дә, чит кешеләргә киңәшен бирер иде, – ди хезмәттәше Айгөл Хәсәнова. – 5 ай эчендә нинди матур йорт җиткерделәр. Шунда ике атна гына яшәп калды. Әнисе Мөнирә апаның, тормыш иптәше Айрат абыйның, балалары, оныклары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга зур сабырлык бирсен.Тынгысыз, олы йөрәкле укытучы Резедә Фәрит кызы укучылары, хезмәттәшләре күңелендә якты истәлекләр белән мәңге сакланыр.

“ВТ” коллективы да Зариповлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү