Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова җырлый башлаган

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова беренче тапкыр җырчы буларак чыгыш ясаган. «Влюбленные в фигурное катание» тамашасында ул Zivert белән җыр башкарган.

Әмма тамашачыларга фигуралы шуучының вокаль мөмкинлекләрен бәяли алмаган, чөнки Алинә фонограммага җырлаган.

Аның җанатары Дмитрий Губерниев исә:

«Бар да шәп, әмма фонограммага туры килергә өйрәнергә кирәк. Үземнән беләм, бу бик авыр эш. Алинә һәр өлкәдә дә булдыра», — дигән.

https://www.youtube.com/watch?v=WVArNm7Sp_Y

 


Фикер өстәү