13 апрель көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә меценатлар һәм хәйриячеләр көне

Беренче тапкыр ул 2006 елда үткәрелә башлый. Дата очраклы гына сайланмаган. Б.э.га кадәр 70 елда бу көнне Рим аристократы, рәссамнарга, артистларга һәм музыкантларга ярдәм итүче Гай Цильний Меценат дөньяга килә.

79 ел элек (1944) Симферополь фашистлардан азат ителә

Шәһәр 1941 елның 2 ноябрендә басып алына, 865 көн оккупациядә була. Шунда ук атып үтерүләр, кулга алулар башлана, үзәктә дар агачлары пәйда була. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан лагерьда 10 мең кеше үтерелә. Беренче көннән үк яшерен оешмалар барлыкка килә. Алар фашистларның объектларына 60тан артык һөҗүм ясыйлар, 11 эшелонны шартлаталар. 13 апрельгә каршы төндә партизаннар немец гарнизоннарына һөҗүм итә, иртә белән совет танклары бәреп керә. Симферопольне азат итү хөрмәтенә Җиңү скверында борт номеры «201» булган Т-34  танкы куелган.

 

78 ел элек (1945) СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы  ачыла (СССР ФА КФ)

Аңа яңа оештырылган Химия, Физика-техника институтлары, Геология институты (хәзер Үзәк руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе институты), Татар тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты (элек ТАССР ХКС карамагында) керә. 1946 елда Биология институты, 1958 елда Органик химия институты ачыла.

Беренче булып филиалны Александр Арбузов җитәкли.

 

63 ел элек (1960) РСФСР Министрлар Советы карары буенча Раифа тыюлыгы оештырыла

Биредә студентлар практикасы уза, мәктәп урманчылыгы эшли, ел саен дендрология бакчасы һәм тыюлыкның табигать музеена 10 меңнән артык кунак килә.

 

Беренче троллейбус

121 ел элек (1902) Санкт-Петербургта үзебездә эшләнгән беренче троллейбусны сынап карыйлар. Аның белән рус уйлап табучысы Петр Фрезе нигез салган компания шөгыльләнә. Беренче троллейбусның авырлыгы 820 кг була.

Гүзәл Әхмәтҗанова  әзерләде

 


Фикер өстәү