Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр “Уылдык чәчү” профилактик операциясе үткәреләчәк

Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр “Уылдык чәчү” профилактик операциясе үткәреләчәк. Бу вакытта республикада балык тоту тыела. Бу хакта “Татар Информ”да узган матбугат очрашуныда Татарстанның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Мутахаров сөйләде.

– Чикләүләр Идел-Каспий бассейнының балыкчылык кагыйдәләре нигезендә кертеләчәк. Сату-эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр өчен балык тотуга тулысынча тыела. Һәвәскәр балыкчылар тиешле кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Андыйларга уылдык чәчү урыннарыннан тыш ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә. Әмма кагыйдәләрен бозучыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы янаячак, – ди ул.


Фикер өстәү