Йөк машинасы йөртүчесе юлда утырган ир-атны таптап үтергән (ВИДЕО)

Mercedes Benz йөк машинасының 33 яшьлек машина йөртүчесе Башкортстанның Дүртөйле районында җәяүлене бәрдергән. Бу хакта мәгълүматны социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битендә төбәк ЮХИДИ җитәкчесе В. Севастьянов хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 5тә М7 «Волга» трассасы участогында булган. Руль артына барган ир-ат сүзләренчә, ул юл өлешендә утырган ир-атны соңгы мизгелдә генә күргән. Моннан тыш, җәяүленең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

Зыян күргән ир-ат төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла. Хастаханәдә ул аңына килмичә үлгән.


Фикер өстәү