Татарстанда ике яңа бәйрәм кертергә тәкъдим иткәннәр

Бәйрәмнәрне федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү тәкъдим ителә.

Татарстанда ике яңа федераль бәйрәм: Йөклеләр көнен һәм Ата-аналарга рәхмәт әйтү көнен гамәлгә кертү тәкъдим белән чыкканнар. Республикада Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец тәкъдимнәре бу. Аның әйтүенчә, тәкъдимнәр федераль органнарга юлланган да инде.

Шулай итеп Йөклеләр көнен 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп үтү тәкъдим ителә. Йөклелекнең 9 айга сузылуы сәбәпле, һәрбер йөкле хатын-кызның моны бәйрәм итә алачагына бәйле бу. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатында, Ата-аналарга рәхмәт әйтү көнен (“Гомер бүләк иткән өчен”) билгеләп үтү дә күздә тотыла әле. Волынец әйтүенчә, әлеге бәйрәмне гамәлгә кертү балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга, гаилә абруен үстерүгә ярдәм итәчәк.

– Үзебезгә гомер бүләк иткән әти-әниләребезгә рәхмәтле булганда, без, үз чиратында, балаларыбызга уңай үрнәк күрсәтәбез. Алар да кайчандыр ата-аналарга әйләнәчәк бит, – дигән балалар омбудсмены.


Фикер өстәү