Казанлыларны донор көнендә кан тапшырырга чакыралар

Казанда яшәүчеләр өчен бәйрәм программасы, истәлекле сувенирлар һәм фотозона әзерлиләр.
20 апрель – Донор көнендә Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары кан тапшыра ала. Татарстан башкаласы мэриясе шулай дип хәбәр итә.

Бу көнне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан тапшыру үзәгендә (Җиңү проспекты, 85) акция узачак. Анда бәйрәм программасы һәм фотозона оештырыла.

Исегезгә төшерәбез: яше 18дән узып, гәүдә авырлыгы 55 килограммнан ким булмаган, сәламәтлеге әйбәт булган барча кеше кан тапшыра ала. Акциядә катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Акция иртәнге 8дән көндезге 12 сәгатькәчә уздырыла. Чараны “Добрая Казань” коммерциясез оешмасы DonorSearch.org донорлар җәмгыяте һәм “Татнефть”нең Хәйрия фонды ярдәмендә үткәрә.


Фикер өстәү