Татарстанда мошенниклар яллаган курьер аларны да алдаган: бер әбидән алган 140 меңне үзенә тоткан

Түбән Камада алданган кешеләрнең акчаларын мошенникларга китереп бирүче курьерны тоткарлаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телефон аферистлары бер әбине, кызың бәлагә юлыккан, дип алдаган. Ул, кызына ярдәм итү өчен, өенә килгән 20 яшьлек егеткә 140 мең сум биреп җибәргән. Мошенниклар корбанына әйләнүен аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре курьерның кем икәнлеген ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Чирмешән районында яшәүче егет булып чыккан ул.

Егет полиция хезмәткәрләренә курьер эшен бер мессенджердагы белдерү аша тапканлыгын сөйләгән. Килешү буенча, күрсәтелгән адреслар буенча барып, акчаны алырга һәм билгеле бер банк счетларына күчерергә, 10%ын үзенә калдырырга тиеш булган.

Теге әби биргән 140 меңне ул беркая да күчермәгән, ә кредитын түләүгә тоткан.

Егеткә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. Әлегә аңа беркая да чыгып китмәү шарты куелган.


Фикер өстәү