«Купшылык дигән әйберләр булмаячак»: чыгарылыш кичәләре ничек үтәчәк һәм күпмегә төшәчәк?

Әти-әниләр чыгарылыш кичәләренә китәчәк чыгымнарны саный башлады инде. Аларның кесәсе ким дигәндә 15–20 мең сумга такыраячак. Шуны чамаладык: мәктәп «туй»ларында  купшылык әкренләп модадан чыгып бара. Замана баласын лимузин, яхта белән шаккатырып булмый, диләр.  Сәбәп анда гына да түгел. «ВТ» хәбәрчесе мәктәп белән саубуллашу чараларының ничек үтәсе һәм күпмегә төшәчәге турында кызыксынды.

Күңелле мәшәкать

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, быелгы чыгарылыш кичәсе 23 июньдә узачак. Мәктәпләргә, елдагыча, укучыларның  иминлеге өчен җавап бирү  йөкләнгән.  Акча җыю мәсьәләсенә килгәндә: «Мәктәпләр акча җыймый, моны әти-әниләр үзләре хәл итә», – диделәр.

Бәйрәмгә әзерләнгән вакытта әти-әниләр берничә төркемгә бүленә: «Бәйрәм күрше сыйныфныкыннан шәбрәк булсын!», «Артыгын кыланмыйк!» һәм «Урталыкны саклыйк!» диючеләргә. Моннан тыш, сирәк булса да, «Безгә бәйрәм кирәкми» дигәннәре дә очрый. Гадәттә андыйлар – күләгәдә калырга яратучылар яки мондый чараларны «шайтан туе»на  тиңләүчеләр. Иң мөһиме – уртак фикергә килү. Әти-әниләр арасында укытучыга бүләккә чәчәк  бәйләме бирү белән чикләнүчеләр дә, шул ук вакытта 20–25 мең сум акча бирүчеләр дә бар.

Җырчы Ләйсән һәм Булат Бәйрәмовларның кызлары Таңсылу быел 11 нче сыйныфны тәмамлый. Ул Казандагы 19 нчы гимназиядә белем ала.

– Чыгарылыш кичәсе быел да традицион рәвештә «Пирамида» үзәгендә узачак. Бәйрәмгә 25әр мең сум җыйдык. Моны артык күп дип санамыйм, чөнки күбрәк җыючылар да бар. Шуңа ашау-эчү, тамаша – барысы да кергән.  Әти-әниләр, әби-бабайларын чакырырга телиләр икән, бу сумма зуррак булачак. Без Ләйсән белән бергә барачакбыз. Әлеге акчага өс-баш чыгымнары кермәгән. Бәйрәмгә әти-әниләр кысылмый, балалар үзләре хәл итә, – диде Булат  Бәйрәмов.

Кызык түгел…

Камил Мөшәрәпов «Салават Күпере»ндәге 188 нче мәктәптә  9 нчы сыйныфта белем ала.

– Безнең сыйныф артыгын кылана дип әйтеп булмый. «Соңгы кыңгырау» белән чыгарылыш кичәсенә 15әр мең сум җыйдык. Шуның 3 меңе – фотоальбомга, – ди әнисе Зәлия. – Балалар белән Яшел Үзәнгә ял итү базасына барырга булдык. Әгәр әти-әни бергә барса, чыгым 10 мең сумга төшә. Монда ашау да, тамаша да керә. Балаларга әти-әнидән бүләк –  мәктәп еллары турында видеоистәлек. Лимузиннар булмый. Тәкъдим итүчеләр булды, әмма модадан чыкты, яшьләргә кызык түгел, дигән фикергә килделәр. Ресторанда утыру ашауга кайтып калачак. Без спорт ягын да карадык. Теннис  һәм башка уеннар уйнарга мөмкин. Табигатьтә ял итеп, шашлык пешерәчәкбез. Әти-әниләр арасында каршы килүчеләр юк.

Бакчаларда хәлләр ничек икән? Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче, дүрт бала әнисе Диләрә Гыйззәтованың да фикерен сораштык.

– Бакчадан мәктәпкә күчкәндә, шулай ук башлангыч мәктәптән соң бәйрәм уздыруны кирәк дип санамыйм. Тәрбиячеләргә, укытучыларга чәчәкләр бүләк итәбез. Безнең директор да, мөдир дә акча җыюга каршы. Авыл җире булгач, әти-әниләр артыгын кыланмый. Арада берничә очрый инде ул. Артыгын кыланасыгыз килсә, өегездә зурлап уздырыгыз, кыйммәтле күлмәкләрне туган көннәренә бүләк итегез, дип сүзне озынга сузмыйлар. Кичә өчен 5 мең сум җыйдык. Балалар белән Аккош күленә барачакбыз.

Купшылык бетәчәк

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев әнә шулай ди. Аның фикеренчә, чамасызлык дәвере бетеп килә.  Хәзергесе – шушы шаукымның күбеге.

– Киләчәктә купшылык дигән әйберләр булмаячак. Без бөтенләй башка төрле заманага кердек. Мәктәпләрдә реформалар башланыр дип көтәм. Укытучының дәрәҗәсе күтәрелергә, аның сүзе закон булырга тиеш. Артыгын акча түгеп, балаларның иммунитетын бетерәбез. Әле бит алар берни эшләмәгән. Вуз тәмамлап, белгечлеккә ия, әти-әниләренә, җәмгыятькә терәк була алырмы? Авырлыклар – көчлеләрне, көчлеләр – җиңеллекне,  җиңеллекләр – көчсезләрне, ә көчсезләр авырлыкларны тудыра. Хәзер бөтенләй башкача яши башлаячакбыз. Ишекне ачтың да, анда – бөтенләй тормыш.  Әлбәттә, ул алай булмаячак. Без аны ватып, сүтеп, ялгышып, егылып, торып, ниндидер тәҗрибә туплап, үзебез төзеячәкбез.  Әмма ул безнеке булачак.  Яңа буын үсеп чыгачак.  Хәзерге 40 яшькә кадәр буын ул илнең киләчәге түгел, минемчә. Илнең киләчәге – бүген әле 15е  тулмаганнар.  Совет  заманына  кире кайтмаячакбыз, әмма андагы иң яхшы әйберләрне  куллану мәҗбүри булачак.  Ил мондый купшылык белән яши алмый.

Фикер

Илшат Әминов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Чыгарылыш кичәләре турында кистереп кенә әйтеп булмый. Хәзерге вазгыятьтә бәйрәм итү мөһим түгел, минемчә. Уздырырга кирәк, әмма тыйнак итеп. Лимузин, яхталар, зур салютлар кирәкми. Мәктәптә бергәләп җыелышып, җылы сүзләр әйтеп, чәй эчеп утыру да җитә кебек. Калган әйберләргә күңел тартмый. Бәйрәм кайгысы түгел. Бәлкем, дөрес тә уйламыймдыр. Чыгарылыш кичәсе бер генә тапкыр була бит.

Илнур Фәйзрахманов, журналист:

– Балалар хәзер үзгә. Алар үзләре купшылык яратмый. Аларга гади, ләкин үзләре теләгәнчә булсын. Ә әти-әниләрнең күпчелеге һаман баласының үсеп җитүен танырга теләми. Балаларына түгел, үзләренә кызык булган чыгарылыш кичәсе уздыру тәртибен сайлый.  Купшырак итәргә теләү – әти-әниләрнең комплексы ул. Балаларга исә кирәкми. Алар чипсы, сок белән дә бәйрәм итәргә риза, үз компанияләре генә булсын. Безнең улыбыз Сәет 11 нче сыйныфны тәмамлый.  Беркая да бармыйм, диде.  Сыйныфтан 14–15  укучы гына бәйрәм итәргә җыена. Чыгымнар 10–12 мең сум дип планлаштырыла.

 Ләйсән Халикова, финанс киңәшчесе:

–   Чыгарылыш кичәләре өс-баш, аяк киеме, чәч ясау, бизәнү, банкет, укытучыларга бүләк өчен шактый чыгымнар сорый. Минемчә, бүген аны  элеккеге кебек купшы итеп уздыруның мәгънәсе юк.  Хәзер туйларны да гади итеп үткәрәләр бит. Гаиләдә акчаны артык түкмәскә тырышалар. Чыгарылыш кичәләрендә дә чама хисе сизелә башлады. Алып баручы чакыртып, киемгә акча артык сарыф итү бүгенге яшьләргә кызык булмас, дип уйлыйм. Хәзер күлмәкләрне купшыны түгел, гади, әмма матурны сайлыйлар. Банкет өчен зур заллар арендаламыйча, террасада заманча стильдә үткәрергә була. Әйтик, «Зөя» шәһәрчегендә, елга буендагы матур чатырларда. Мәсәлән, шундый вариантны карарга мөмкин. Зал арендасы да кыйммәт түгел, ризыкны да читтән китертеп була. Хәзер зәвык белән әзерлиләр. Видео, фотога килгәндә, берсен генә сайлый аласыз. Хәзер бит һәр баланың кулында – телефон. Яшьләр үзләре дә яхшы төшерә. Бәлкем, фотографның кирәге дә чыкмас, видео төшерүче дә җитәр. Укытучыга бүләк бирү – яхшы гамәл, әмма зурлыгы мәҗбүри түгел. Әйтик, букет кына да биреп була. Кыйммәтле розалар гына  димәгән. Бәлкем, әти-әниләр арасында зәвыклы итеп гөлләмә ясый белүче бардыр. Без, мәсәлән, күпләп сатып алып, үзебез төрәбез. Киемне арендага алырга яки бәйрәмдә бер стильдә киенергә була. Акча янга калачак.

Бәяләр

Альбом – 2200–3000 сум

Ресторанга бару (бер кешегә) – 4–5 мең сум

Укытучыларга бүләк – 3–25 мең сум

Күлмәк – 4–20 мең сум

Туфли – 4–6 мең сум

Залны бизәү – 10 мең сум тирәсе

Чәчәк бәйләме – 3–4 мең сум

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү