Казанда югары уку йортлары арасында көрәш ярышы башланды

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда вузлар арасында көрәш ярышы башланды. Бәйгедә 21 уку йортыннан 130га якын егет бил алыша.

9 авырлык категориясендә узучы турнирның баш хөкемдары — Булат Хәбибрахманов. Бәйге башланыр алдыннан көрәш дөньясында танылган шәхесләр — быел 75 яшен тутырган Рөстәм Гыйбадуллин һәм 70 яшьлек юбилеен билгеләп узган остаз Анатолий Бозин Татарстан Көрәш федерациянең мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.


Фикер өстәү