Татарстанда бер атнада эчендә дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

Татарстанда 10 апрельдән 17 апрельгә кадәр дизель ягулыгына бәяләр бераз арткан, бензин бәясе элеккечә калган. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары сөйли.

Мәсәлән, күрсәтелгән вакыт эчендә ДТ литры 54,37 сумнан 54,63 ( 0,48%) кадәр кыйммәтләнде. А-92 маркалы бензинның бәясе элеккечә калды — 45,99, шул ук АИ-95, АИ-98 маркалы һәм аннан да югарырак — алар литр өчен 49,54 һәм 60,77 сум тора иде.


Фикер өстәү