«Бездә — электр көтүче»: авылларда малкайлар кайчан көтүгә куыла башлаячак?

Көтү чыгу – бер көйгә генә барган авыл тормышының ритмын үзгәртеп җибәрүче зур вакыйга. Тиздән малкайлар да көтүгә куыла башлаячак. Быел, яз иртә килүгә карамастан, терлекләрен ашыгып чыгарган авыллар юк әле. Елдагыча, май башларын-урталарын көтәләр. Тик елдан-ел көтү тәртибенә үзгәрешләр кертелә, кайдадыр, маллар кимү сәбәпле, көтүе туктый, кайдадыр көтү көтәрлек кешесе калмаган. Шуңа күрә соңгы елларда авылларда электр көтүче аеруча популяр.  

Әйтик, Чирмешән районының Туймәт авылы халкы инде күптәннән электрон көтүчегә күчкән. Биредә яшәүче Рамил Кәримов әйтүенчә, ул бик уңайлы, әрсез чүп үләннәргә каршы көрәшү өчен дә менә дигән ысул.

– Терлекләрне көтүгә чирәм күтәрелгәч, май башларында куарга дип уйлап торабыз, – диде ул. – Без хәзер көтү көтәргә кеше эзләп җәфаланмыйбыз. Бар җирдә электр көтүче сакта тора. Аны халык аерым-аерым да, берләшеп тә ала. Мин, мәсәлән, үз малларыма үземә куям. Унар баш терлек асраучылар да үз җайларын үзләре карый. Электр көтүченең урынын алыштырып торабыз. Элек бакча башлары кеше биеклеге чүп үлән була торган иде, хәзер терлекләр торгач, чүп басарга ирек юк. Сарыклар бездә иректә йөри. Алар тәртип бозмый бит, бер урында гына ята. Әлегә бездә көтүгә чыгарлык маллар бар. 70ләп сыер йөри. Тик сөт бәяләре болай торса, алга таба ни буласын әйтеп булмый. Мин зарланмыйм, ничек булса да, барыбер асрыйбыз малны. Сыеры булгач, бозавы да була дигән сүз бит аның.

Азнакай районының Митрәй авылында яшәүче Хәмәдишиннар гаиләсе дә үз терлекләре өчен электр көтүче көйләп куймакчы була.

– Малларны болынга 1 май тирәләрендә куачакбыз, – ди хуҗабикә Рушания Хәмәдишина. –  Үзебезнең сарайда дүрт сыер, алты үгез бар. Аларны бер атнада – бер якта, икенче атнада икенче якта көтәбез. Авылда маллар аз калып бара инде. Көтү чыкса да, чиратлап көтәләр. Көтүче яллау дигән күренеш беткәнгә шактый еллар инде. Чөнки авылда көтүгә чыгарлык кеше калмады. Акчасыннан да тормыйбыз. Кешесе булса, рәхәтләнеп бирер идек әле.

Авылларда электр көтүче куеп, аннан табыш алучылар да бар. Мәсәлән, Чүпрәле районының Шланга авылында электр көтүче белән уратып алынган мәйданга куар өчен мал башына айга 600 сум сорыйлар икән.

– Терлекләрне 9 майдан чыгарырга дип сөйләштек. Безнең авылда ике урында электр көтүче тора. Күрше-тирә авылларда да бар җиргә шуны куеп чыктылар. Ул булмаган авылда халык чиратлап чыга. Бездә электр көтүчене бер егет алып куйды. Үзе карый, төзәтәсе җирен төзәтә, тәртиптә, контрольдә тота. Аның өчен без аңа мал башына 600 сум түлибез. Ә икенче як урамда электр көтүчене һәр кеше үзе карап тора, – диде Шәмсия Алимова.

Шулай шул, электр көтүче булса да, малларны барып карап, күзәтеп торырга кирәк. Актаныш районының Киров авылында да, көтүлек җире авылдан читтәрәк урнашканга, чиратлап барып күзәтеп торалар.

Ярдәмгә электрлы тимерчыбыклар килмәгәннәргә исә терлекләрне үзләренә сакларга туры килә. Чистай районының Исләй авылы халкы да быел, узган еллардагыча, эшне әнә шулай җайламакчы була.

– Безнең авылда көтү ел да 1 май көнне чыга. Гадәттә сыер көтүе ике була. Быел безнең як урамнарда 40–50 баш мал җыела. Без гадәттә үзебез чыгабыз. Булдыра алмаганнар кеше ялларга мәҗбүр. Узган ел 1000–1500 сум түләгәннәр иде. Быелгы бәяләрне әйтеп булмый әле, – диде Гөлнур Фәтхетдинова.

Яңа Чишмә районының Зирекле авылында көтүне чиратлап көтәргә ниятлиләр.

– Көтүнең беренче-икенче көннәрендә, маллар өйрәнеп киткәнче, авыррак була. Шуңа күрә өч хуҗалык бергә чыга. Аннан соң ике хуҗалык бара. Яллап чыгарганда, беренче көннәрдә 1500 сум бирәләр дә бераздан 1000 сум түлиләр. Көтүгә 80ләп хайван чыга, – ди авыл халкы.

Мал-туар булсын иде дә, көтүләр куылып торсын иде әле, ди Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылында яшәүчеләр. Авылда 20ләп сыер булса да, бар халык бергәләп көтүгә куу гадәте бөтенләй беткән. Күпчелек кеше терлеген абзарында тота, бер хуҗалык электр көтүче көйләп куярга уйлый икән.

– Күрше Яңавыл авылында көтүгә чиратлап чыгалар, – диде Фирдәвес Уразманов.    – Гадәттә малларны чәчүләр тәмамланган вакытта куалар болынга. Башка елларны 9–15 май тирәләренә туры килә торган иде. Анда 30лап сыер бар. Кызганыч, терлекләрнең баш саны елдан-ел кими. Быел сөт бәясе дә нык төште. Ул да йогынты ясамый калмас. Көтүгә чыгардай кешесе булмаганнар, түләргә мөмкинлек юк дип, малларын сарайда гына тота.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү