Май аенда Татарстанда һава температурасының нинди булачагын әйткәннәр

Республикада май аенда тәүлеклек уртача температура нормага туры киләчәк. Гидрометеоүзәк фаразы шундый.

Татарстанда май ае өчен климатик норма +13,6 градуска тигез. Явым-төшем күләме дә нормага туры киләчәк (41 миллиметр).

Шул ук вакытта апрельнең соңгы декадасының нормадан 4 градуска җылырак булуы көтелә (төбәк өчен +8,5 градус, Казан өчен +9).

Сүз уңаеннан, бүген көндез Татарстанда +24 градуска кадәр җылыта.


Фикер өстәү