Илсөя Бәдретдинова концертында сюрприз ясап, зал тулы халыкны елаткан (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова концертында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетнең якыннарына сюрприз ясаган. Әлеге мизгелне күз яшьләрсез генә карап булмый.

» Марат, барда яхшы булыр! Исән-сау әйләнеп кайт! Теләсә кайсы концертыма кил дә утыр! Без сиңа шатбыз! Кичә Казан концертыбызда шундый җылы очрашу булды. Марат әнисенә һәм апасына сюрприз ясап кайтты. Ә әнисе Индира ханым һәм апасы Айгөл безнең концертта иделәр. Аларны Марат соравы буенча без чакырдык. Вещ еладык… Бөтен зал белән…» — дигән җырчы.


Фикер өстәү