Балтач йөзүчеләре Россия чемпионнары булганнар

Балтачта «Дулкын» бассейны ачылуга биш еллап кына вакыт үтте. Ул бик күпләрнең яратып шөгыльләнә торган урынына әйләнде.

Инде беренче зур җиңүләре дә бар. Шушы көннәрдә Мәскәүдә үткән Бөтенроссия ярышында катнашып, Балтач укучылары бер кочак медальләр белән кайткан. Гимназиядә укучы Илназ Гарипов дүрт төрле узышта катнашып, дүртесендә дә җиңүчеләр арасында булган: бер алтын, бер көмеш, ике бронза медаль яулаган. Әдилә Гарәфиева, Морат Гайнетдиновлар исәбендә өчәр җиңү булса, Илья Шаров та бер алтын, бер көмеш медаль иясе булган. Тренерлары Андрей Степанов балалардан да ныграк шатланган.


Фикер өстәү