Татарстан җыелма командасы Спартакиадада тәүге тапкыр алтын медаль яулаган

Татарстан җыелма командасы Бөтенроссия иң көчлеләр спартакиадасында ир-атларның чаңгы буенча эстафета ярышында җиңгән. Ярыш 15 февральдә генә узасы булган. Әмма Төмәндә (чаңгычылар турниры шунда уза) һава шартлары начараю ихтималын күздә тотып, бүген үткәрелгән.

Эстафетада Татарстан җыелма командасыннан Андрей Ларьков, Сергей Ардашев, Антон Тимашов һәм Иван Горубнов катнашкан.
Төмән спортчылары бронза медаль яулаган. Алардан Иван Якимушкин, Евгений Белов, Денис Спицов һәм Артем Мальцев эстафетага чыккан.
Ә инде Коми командасы (Евгений Семяшкин, Ермил Вокуев, Илья Порошкин, Илья Семиков) 2 нче урынны алган.
Моңа кадәр Татарстан җыелма командасы хатын-кызлар эстафетасында бронза медальгә лаек булган. Бу ярышта Архангельск өкләсе командасы җиңү яулаган.
Спаратакиада кысасында чаңгы ярышлары 9-18 февральдә уздырыла.


Фикер өстәү