Татарстанда укучының бугазына пычак терәгән укытучыны хөкем иткәннәр

Казанда 52 яшьлек хатын-кыз укытучыны хөкем иткәннәр. Ул коллегасына һәм укучыга үтерү белән янаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза.

Узган елның маенда Казанның бер мәктәбендә укытучы-дефектолог булып эшләүче хатын-кыз, кулына пычак тотып, сыйныф бүлмәсенә атылып кергән дә башта пычакны укучының бугазына терәгән, шуннан соң педагог янына барып, аңа да үтерү белән янаган.
Хөкем ителгән хатын-кыз, педагогка гына янадым дип, гаебен өлешчә таныган.
Суд аңа карата 380 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү рәвешендә җәза чарасы билгеләгән.


Фикер өстәү