Балалар язучыларын һәм кискен сюжетлы проза осталарын әдәби резиденцияләргә чакыралар

Әдәби резиденция – язучыларның тынычланып эшләү һәм илһам алу урыны ул. Биредә алар 20 көн дәвамында, ялгызлыкта иҗат итүне дустанә аралашу белән чиратлаштырып, идеаль дип әйтерлек шартларда эшли, шулай ук укучылар, төбәк язучылары белән очраша, иҗат кичәләре үткәрә, яңа төбәк белән таныша.

Шул ук вакытта резиденциядә танылган язучылар, редактор һәм нәшерләрдән профессиональ ярдәм һәм киңәш-табыш (интернет аша яки шәхсән) та алырга мөмкин.

Шулай итеп, Россия Язучылар һәм нәшерләр берлеге ассоциациясе (АСПИР) июнь аенда язучыларны ике резиденциягә:

3 июньнән 23 июньгә кадәр – балалар һәм үсмерләр өчен иҗат итүчеләрне – Волгоград өлкәсенә (Волжск ш., “Плёс” кунакханәсе –6 урын);

3 июньнән 23 июньгә кадәр – кискен сюжетлы проза авторларын Дагыстанга (Гуниб авылы, “Радде” пансионаты – 6 урын) чакыра.

Бәйгедә җиңүчеләрне ике резиденциядә дә экспертлар комиссиясе билгеләячәк. Аларга ике зур нәшриятның баш редакторлары җитәкчелек итәчәк.

Волжск шәһәрендәге резиденциядә катнашу өчен бәйгегә моңа кадәр басылып чыкмаган, төгәлләнү алдындагы прозаик әсәрләр – балалар һәм үсмерләр өчен повестьлар, хикәяләр (реализм, фэнтези, фантастика) җибәрергә кирәк. Ә Дагыстандагы резиденциядә катнашу өчен – моңа кадәр басылып чыкмаган, төгәлләнү алдындагы прозаик әсәрләр (өч номинациядә: детектив, триллер, хоррор) җибәрәсе. Игътибар: заявка тапшыру өчен әсәрдән өзек кенә түгел, бәлки повесть яки романның бүлекләр буенча планын да юллау сорала.

Волжск шәһәре резиденциясенә заявкалар – 1 майга кадәр, Дагыстан резиденциясенә – 2 майга кадәр кабул ителә.

Ассоциация сайтында (https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidencziivolgograd2/ һәм https://aspi-russia.ru/contests/literaturnye-rezidenczii-gunib) бәйгенең шартлары белән тулырак танышырга һәм заявка тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү