Галимнәр инсульттан саклый торган ике эчемлекне атаганнар

Каһвә һәм чәй эчү инсульттан саклый. Кытайның Тяньцзинь медицина университеты галимнәре шулай дип ышандыра.

Алар уздырган тикшеренүдә 365682 кеше катнашкан. Белгечләр аларны 2006 елдан башлап, 14 ел дәвамында күзәткән. Тикшеренү башында кытайлар никадәр каһвә яисә чәй эчүләрен сөйләгән. 14 ел эчендә тәҗрибәдә катнашкан 5079 катнашучыда деменция барлыкка килгән, 10053 кешене инсульт суккан. Җыелган мәгълүматларны анализлап, галимнәр көненә 2–3 чынаяк каһвә яисә 3–5 чынаяк чәй эчүче кешеләр инсульт яисә акыл зәгыйфьлегеннән сирәгрәк интегә, дигән нәтиҗәгә килгән.

Аларга инсульт сугу ихтималы – 32 процентка, деменция авыруы барлыкка килү куркынычы 28 процентка азрак яный икән.


Фикер өстәү