Казанның бизнес-үзәгендә янгын чыккан

Бүген иртән ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номеры – 112 номерына Таҗи Гыйззәт урамындагы бизнес-үзәк подвалыннан төтен чыгу турында хәбәр иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бинадан 20 кеше чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк.
Янгын сүндерүчеләр газ-төтеннән саклау хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә янгын чыганагын тиз генә тапкан. Ут 5 кв. метр мәйданга таралган.


Фикер өстәү