Бик тәмле вак бәлеш пешерү ысулы

Камыр өчен кирәк: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 100 г атланмай, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч, тоз, шикәр комы, он салып, йомшак кына итеп камыр басабыз. Аны ял иттерәбез.

Эчлек өчен кирәк: бәрәңге, суган, ит, тоз, борыч.

Вак бәлешләр ясыйбыз. Йөзе килгәч, бөкеләрен ачып, эченә кайнар шулпа салабыз да, яңадан ябып, 20–25 минутка духовкага куябыз.


Фикер өстәү