Президент Указы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.
Түбән Кама “Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыятенең ике хезмәткәре: олигомерлар һәм гликольләр кудыру аппаратчысы Әдгат Вәлиев, автоматлаштыру үзәгенең контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесаре Сергей Галкин “Россия Федерациясенең атказанган химигы” дигән мактаулы исемгә лаек булганнар, дип яза “НТР”.