«Кемнедер сөендерә алу –  зур бәхет»

Кемнедер сөендерә алу –  зур бәхет. Чаллыда яшәүче Алинә Сафина шулай ди. Язмыш аны Алабугада урнашкан балалар йортына алып килә. Кыз тәрбияче булып эшли башлый. Әнә шул көн тормышын үзгәртә инде аның. Игелек юлына кереп китә ул.

Хәер, Алинә аңа кадәр дә кешеләргә карата ярдәмчел була. Ә инде ятим сабыйларны үз күзләре белән күреп, алар белән аралашканнан соң ул бөтенләй башкача уйлый, башкача яши башлый.

– Балалар йортында өч ел эшләгәч, кияүгә чыктым. Күченеп китәргә туры килде. Сабыйларны калдырып китү авыр булды.  Күңелдә аларга ничек тә ярдәм итү теләге калды. Нишләргә? Кире бу эшемә әйләнеп кайтып булмый. Бик озак аптырашта булдым. Бервакыт бер волонтер кыз белән таныштым. Ул «Чистые сердца» дигән волонтерлар оешмасында икән. Миңа шул сүз җитә калды! Ике дә уйламый аларга кушылдым, – дип сөйли Алинә.

Иң сөендергәне – бу волонтерлар ятимнәр йортларын кайгырта икән.  Исемлектә Алабуганыкы да бар.  Алинә җиң сызганып эшкә керешә. Сабыйларга кагылышлы нинди чаралар үтә, шунда катнаша. Тәм-томнар, пешкән ризыклар да әзерләп алып бара.  Күңеленә тәңгәл килгән эш җан рәхәте бирә аңа.

– Безнең оешма сабыйларны гел сөендереп тора. Төрледән-төрле чаралар уздырабыз. Бер мәлгә булса да, ятим балаларны бәхетле итәсебез килә. Миннән генә торсамы? Барысын да әти-әниле итеп, яратып кына үстерер идем, – ди Алинә. – Чираттагы бәйрәмебезне 14 мартта ? үткәрергә дип торабыз. Анда 130 бала булачак. Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Менделеевск шәһәрләреннән ятимнәрне бер урынга җыеп, бәйрәм үткәрәчәкбез. Ул бик күңелле булырга охшап тора. Үз теләкләре белән ярдәм итәргә алынучылар бар. Сабыйларны чәчтарашлар матурлаячак, аниматорлар күңелләрен күтәрәчәкләр. Төрле уеннар уйнатачаклар.

Алинә бу эшенә ярдәм итеп торган якыннарына рәхмәтле. Ире дә ятимнәрнең хәлен аңлый торган кеше булып чыккан. Хәзер бергәләп эшлиләр икән. «Сабыйларны җәйгә матур итеп киендерергә ниятләп торабыз», – ди Алинә. Тик барысына да акчалары җитми. Әнә шуңа да ул изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорый. «Әти-әни назыннан мәхрүм калган сабыйларны сөендерәсе иде», – ди ул.

Булышырга теләүчеләр өчен «Чистые сердца» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Эльвира  Новикова исемендәге Саклык банкы (СБЕР) картасы номеры – 2202 2009 9649 1450. Әлеге карта 89674601057 телефон номерына беркетелгән.


Фикер өстәү