Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Казанның «Ак Барс» хоккей командасының Гагарин Кубогының финал матчында ЦСКАга җиңелүен шәрехләде.
«Сез иң яхшы команда! Бөтен республика һәм миллионлаган җанатарлар сезнең өчен борчылдылар! Һәм, исәпкә карамастан, — сез безнең өчен барыбер чемпионнар!» — дип ассызыклады Миңнеханов.
Татарстан башлыгы Зиннәтулла Билалетдиновка аерым рәхмәт белдерде һәм аны атаклы совет хоккейчысы Валерий Харламов белән чагыштырып, Татарстанның «Легенда №17» дип атады.
«Зиннәтулла шундый кыска вакыт эчендә команданы лидерлыкка кайтарды. Ул әйткәнчә — «бары тик намуслы хезмәт» «Ак Барс»ны финалга үткәрде!» — дип аңлатты Казан клубы остазына үз мөнәсәбәтен Миңнеханов.
Элегрәк хәбәр иткәнчә, «Ак Барс» Гагарин Кубогы финалында оттырды.