Соңгы дистә елда никах килешүләре саны өч тапкыр арткан

Россиядә соңгы дистә ел эчендә никах килешүләре саны өч тапкырдан күбрәккә арткан. Бу хакта “Известия” Федераль нотариаль палатасы мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, 2012 елда 40 215 никах килешүе төзелгән булса, 2022 елда инде бу сан 148,3 меңгә җиткән.
“Россиядә яшәүчеләр узган елда 148,3 мең никах килешүе рәсмиләштерде. Бу шул чорда никахлашучыларның гомуми санының 16 процентын тәшкил итә. Безнең илдә үзара мөнәсәбәтләрне “җансыз контрактлар” нигезендә көйләү массакүләм төс алмаган анысы. Шуңа да карамастан, никах килешүләрен төзүчеләр елдан-ел арта. Соңгы биш елда аларның саны 67 процентка, 10 ел элек теркәлгән күрсәткечләр белән чагыштырганда – өч тапкырдан күбрәккә артты”, – дип хәбәр ителгән Федераль нотариаль палатадан.

Белгечләр фикеренчә, никах килешүе төзүнең төп сәбәпләреннән берсе – ипотека.
“Мәсәлән, гаиләдә ир яки хатын, “ак” хезмәт хакына ия булмавы сәбәпле яки башка сәбәп аркасында, “созаемщик” булып тора алмый ди. Бу очракта никах килешүендә кредит түләү буенча барлык бурычларның бер кешегә генә – иргә яки хатынга гына төшүен күрсәтергә мөмкин. Яки, киресенчә, фатир өйләнешкәнче сатып алынган очракта, никах килешүе җаваплылыкны ир белән хатын арасында бүлү мөмкинлеге бирә”, – дип аңлатылган Федераль нотариаль палатада.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның гыйнварында никах килешүен гаилә коруның әйбәт ысулы дип атап булмавын әйтте. Аның фикеренчә, гаилә тормышы нигезендә үзара ышаныч ятарга тиеш.


Фикер өстәү