Алман илендә – татар каберлеге

Германиянең Вюнсдорф  шәһәре янындагы Церенсдорф авылында (ул авыл хәзер юк инде) Беренче Бөтендөнья сугышы әсирләренең мөселман татар зираты турында без әледән-әле ишеткәләп торабыз.

Бүген Татарстан һәм Германия галимнәре бу татар зиратын  тулысынча тәртипкә китерергә ниятли. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих  институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов  белән  шул хакта сөйләшәбез.

– Марат Мингалиевич,  чит илләрдә ятып калган мөселманнарның каберләрен  беренче тапкыр гына барлавыгыз  түгел дип беләм. Германиядәге бу каберлек ничек, кайчан барлыкка килгән? Язмышы ничек булган?

– Без  моннан берничә ел элек Польшада да, Германиядә дә   татар әсирләре күмелгән урыннарны барлап, архив эшләре белән шөгыльләнергә килешүләр төзеп кайткан идек. Шул вакытта татарлар күмелгән каберләрнең  саны 20–30ар меңгә җиткәнен чамаладык.  Чөнки милләттәшләребез хәрби хезмәтләргә күп алынган, сугышларда бик актив катнашкан. Вюнсдорф лагере янындагы мөселман зиратында 1100 тирәсе кабер исәпләнә. Ул 1915 елның апрелендә барлыкка килә. Анда беренчеләрдән булып Әхмәтлатыйф Әхмәтҗанов, Хәбибулла Фәйзуллин җирләнә. Иң соңгы булып, 1920 елның 19 декабрендә җирләнгәне  – Хәлиулла Сәйфуллин.  Зираттагы каберләрнең 400 тирәсе  генә Россия империясендәге мөселманнарга карый. Күпчелеге татарларныкы дип фаразлана. Ә калганнары – Англия гаскәрендә хезмәт иткән гарәпләр, индуслар, башка мөселман халыкларыныкы. Белгәнебезчә, Германия хөкүмәте әсирләргә яхшы мөнәсәбәттә була, намаз укырга, гаетләр уздырырга, хәләл ризыклар әзерләргә мөмкинлекләр тудыра.  Яралардан, төрле авырулардан үлеп китүчеләрне  җир куенына мөселманча  иңдергәннәр. Сугыш тәмамлангач, Британия империясе үз гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең каберләрен  тәртипкә китерә. Әйтергә кирәк, анда хәзер дә тәртип: таштан һәйкәлләр куелган, каберләр чәчәккә күмелеп утыра. Шунда ук мәгълүматлар язылган китап та бар. Кем, кайдан килгән, ничек үлгән – барысы турында да белергә була. Зиратның  Россия мөселманнары җирләнгән өлешен  Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр  Берлинда яшәүче дин кардәшләре карап тота.  Аннан соң бу урын совет гаскәренең хәрби атышлар урынына әйләндерелә, чит-ятларга керү тыелган була. Зират өсте урман эчендәге бер алан булып кала.

Хәзер инде агач кабер ташлары күптән черегән, зират урыны икәнен хәбәр итеп, гомуми зур таш кына тора. Соңгы тапкыр барганда шул күзгә чалынды: инде монда кешеләр ял итәргә килә башлаганнар.  Дөрес, ул урын койма белән тотылган, әмма каберләре беленеп тормагач,  зират икәнен белеп бетермиләрдер, күрәсең. «Татар өлеше»ндә берничә индус та җирләнгән булган. Британиялеләр аларга да таш куйган. Безнекеләр шул килеш калган.   2000 елларда Татарстан Президенты ярдәме белән зиратны карарга акча да бүлеп бирелгән иде.   Каберлек  өлешчә ремонтланды. Әмма  ул вакытта кайда кем ятканын белеп булмады, чөнки чыганаклар җитмәде. Шул вакытта зур бер таш тергезелде. Ул да таушала башлаган инде.

– Бу эшкә кабат тотыну нинди нәтиҗәләр бирде?

– 2022 елда Татарстан һәм Германия галимнәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә 409 кабердә кем ятканын ачыклый алдык. 2000 елда немецлар, каберләрнең кемнеке икәнен ачыклап булмас, чөнки карталар да, документлар да сакланмаган, дигәннәр иде. Ләкин без, эзләнә торгач, Британия архивында зиратның картасын таба алдык. Германиядәге тарихчылар белән бергә каберлекнең электрон картасы ясалды. Сакланып калган фотолар белән чагыштырып карадык. Барысы да туры килә.  Монда әсирләр теләсә ничек җирләнмәгән. Каберләр рәт-рәт урнаштырылган. Хәрби зират булгач, тәртип бигрәк тә нык булгандыр инде.   Шулай итеп, кемнең кайда җирләнгәнен төгәл ачыклый алдык. Хәзер безнең максат – зиратны элекке кыяфәтенә кайтарып,  һәр кабергә исем-фамилия язып, таш куярга.

Беренче эш итеп, Германиядә хәрби зиратларга хезмәт күрсәтүче комиссиягә хат яздык. Аларның планнарын беләсебез килә. Аннан килеп, зиратны төзекләндерергә керер өчен рөхсәт тә кирәк бит әле.  Икенче чиратта исә  финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк булыр.  Моңа кадәр эшләгән гамәлләр  нигездә архивка бәйле иде. Шуңа күрә күп акча кирәк булмады.  Ә менә зиратны торгызу өчен күп чыгымнар кирәк булачак. Хәзерге сәясәт катлаулы булуга карамастан, мин бу эшне ахырына кадәр очлап чыгып булыр дип ышанам.  Хәрби каберлекләр турында ике ил арасында килешү дә бар бит. Әлеге документ нигезендә ике якның да чит илдә ятып калган сугышчылары, әсирләре җирләнгән урыннар бертигез каралырга тиеш.  Германиядә әсирләр яткан зиратларны төзекләндерү планы бар. Без бик күп каберлекләрне карап йөрдек. Бигрәк тә Икенче Бөтендөнья сугышына кагылышлы булганнарын.  Күбесе тәртиптә. Планга кертелә калса,    бәлки, алар татар зиратын торгызу эшләрен  дә финанслый алырлар. Тик, ничек кенә булса да,   безнең яктан да акча кирәк булыр дип уйлыйм.  Вак-төяк эшләр дә килеп чыгарга бик мөмкин.  Җирләнгән кешеләрнең исем-фамилияләре билгеле бер үлчәмдәге агачларга язылган булган. Минемчә, хәзер шул ук зурлыкта  таш билгеләр куярга кирәк.

– Германиядә татар зиратын төзекләндерүне  планга кертү мөмкин эшме?

– Тизләтер өчен Татарстан ягыннан кызыксыну кирәк дип уйлыйм. Менә без институт исеменнән хат яздык. Бәлки, югарырак даирәләрдән, Рәис исеменнән кирәктер… Икенче этап итеп, интерактив карта ясарга уйлыйбыз. Монысы  зиратны һәркем карый алсын өчен кирәк.

– Һәркем карый алсын дигәннән, ничек уйлыйсыз, кызыксынучылар булырмы икән?

– Ничек кенә әле! Бу безнең барыбыз өчен дә кирәк. Беренчедән, бабаларыбыз яткан урынны белергә тиешбез. Безнең чит илдәге зиратлар белән шөгыльләнгәнебезне белеп, бик күп кешеләрдән, үз бабасы, туганнары яткан урынны табып булмас микән дигән сораулар булды.

Икенчедән, без бабаларыбызның «мәңгелек йорт»ларын кадер-хөрмәттә тотарга, исемнәрен онытмаска тиешбез. Ахыр чиктә алар бит чит җирләргә үз теләкләре белән китмәгән. Хәрби хезмәткә алынып, дәүләт мәнфәгатьләрен якларга барган. Өченчедән, без бу гамәлебез белән татарларның Россия мәнфәгатен  яклауда нинди өлеш керткәннәрен тагын бер кат күрсәтә алабыз.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү