Путин Яшьләр көнен июньнең соңгы шимбәсенә күчерергә кушты

Яшьләр көне июньнең соңгы шимбәсенә күчерелә, тиешле боерыкка Россия Президенты Владимир Путин кул куйган.

«Яшьләр көнен июньнең соңгы шимбәсендә билгеләп үтәргә», — диелә хокукый мәгълүмат порталында басылган документта.
Элек гамәлдә булган 1993 елның 24 июнендәге боерык буенча бәйрәм чаралары ел саен 27 июньдә үткәрелә иде.

Бу бәйрәм 1958 елдан бирле гамәлдә, ул вакытта СССРда июньнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелгән совет яшьләре көне булдырылган.


Фикер өстәү