Ничек итеп пенсиягә өстәмә алырга мөмкин булуын аңлатканнар

2015 елның 1 гыйнварына кадәр пенсиягә чыгучылар балалар тәрбияләп үстергән өчен өстәмә алырга мөмкин. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев ПРАЙМ агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, мондый өстәмә күләме исәпләнгән балларга бәйле булачак.

Өстәмә алу өчен Социаль фондка яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип аңлатып үткән белгеч. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында яки “Россия почтасы” аша гариза тутырып юллау сорала.
Өстәмә ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләп үстергән өчен бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта бала тәрбияләп үстерү чорында эшләмәгән булу, хәзерге вакытта минималь хезмәт стажына һәм пенсиягә ия булу кирәк.

Декрет чорында эшләүчеләр яки зур гына хезмәт стажына ия булып, уртачадан күбрәк керем алучылар өчен өстәмә алу отышсыз булып чыгарга мөмкин, дип аңлаткан юрист.

Аның әйтүенчә, өстәмә бер бала өчен бер елга – 1,8 балл, ел ярым өчен – 2,7 баллдан чыгып исәпләнеләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү