Татарстанда ятимнәргә уку чорында социаль ярдәм чараларын киңәйткәннәр

Татарстанда ятимнәргә уку чорында социаль ярдәм чараларын киңәйткәннәр. Моңа кадәр дәүләт вузлары һәм махсус урта уку йортлары студентларына гына тиешле булган түләүләр хәзер мәктәп укучыларына да кагылачак. Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында бу җәһәттән карар урнаштырылган. Документ нигезендә, укуын тәмамлаучы ятимнәргә өс киеме, аяк киеме, урын-җир кирәк-ярагы һ.б. сатып алу өчен – бер тапкыр 59337 сум, укуын тәмамлаганда – бер тапкыр 899 сум, дәреслекләр һәм уку кирәк-яраклары сатып алу өчен – бер елга 3210 сум, өс киеме, аяк киеме, урын-җир кирәк-ярагы һ.б. сатып алу өчен  – бер елга 25289 сум, туклану өчен бер айга 7877 сум бирелә.

Югары уку йортлары студентлары өчен дәреслек сатып алуга пособие 8303 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта аларга һәр ай саен 1046 сумнан 1110 сумга кадәр өстәмә стипендия түләнелә.

Республикада 2022 ел башында 9709 ятим бала исәпләнгән. Бу – балаларның 1,14 проценты. Әйтергә кирәк, соңгы берничә ел эчендә – иң түбән күрсәткеч.

Сүз уңаеннан, узган айда мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин быел төбәктә 930 ятимнең торак белән тәэмин ителәчәген белдергән.


Фикер өстәү