Махсус операция зонасыннан кайткан чаллылы кызына сюрприз ясаган — видео

Хәрби хезмәткә чакырылган ир-ат махсус операция зонасыннан өенә, Чаллыга кайткан. Кечкенә кызына сюрприз ясап, ул аның янына чәчәк бәйләме белән мәктәпкә килгән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

47 яшьлек Чаллы кешесе дүрт ай элек контракт буенча хәрби хезмәткә алынган булган. Мөмкинлек тугач, гаиләсе белән күрешергә кайткан.

Ул шунда ук кызы Язилә укыган мәктәпкә килгән. Хәрби очрашу турында беркемне дә кисәтмәгән, мәктәпкә дәресләр барган вакытта килеп кергән.

 


Фикер өстәү