2 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья астмага каршы көрәш көне

Бөтендөнья астмага каршы көрәш көне – ел саен үткәрелә торган чара. Ул майның беренче сишәмбесендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эгидасы астында уздырыла. Бу көн беренче тапкыр 1998 елда 35 илдә уза һәм бронхиаль астма буенча Бөтендөнья форумына багышлана. Катнашучы илләр саны елдан-ел арта бара.

Чараның төп максаты – астма авыруы арту проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, астматикларга ярдәм сыйфатын яхшырту һәм бу авыру турында кешеләрнең хәбәрдарлыгын арттыру.

 

Беренче киносеанс

1897 елның 2 маенда Казанда беренче тапкыр кино күрсәтәләр. Люмьерларның «тере фотография» сеансы шәһәр театрында уза. Газета язганча, киносеанста тамашачылар саны бик аз була, әмма сеансны тагын өч тапкыр кабатлыйлар. Соңрак Казанда, Россиянең башка шәһәрләрендә кебек үк, кинотеатрлар барлыкка килә башлый.

 

Яңа завод

1932 елның 2 маенда Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең «Орджоникидзе исемендәге 124 нче номерлы завод» нигезенә таш салына. Шулай итеп Казан авиатөзелешенең тарихы башлана. Шул ук вакытта Казанда яңа торак район – Соцгород үсә башлый, төзүчеләр яңа ТЭЦ-2 төзү эшенә керешә.

 

Бөтендөнья тунец көне

Бөтендөнья тунец көнен (World Tuna Day) 2 майда уздыралар. Ул 2016 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе (№ 71/274) белән игълан ителә.

Көн планета халкына бу төр балыкларның кыйммәте турында, тунец популяцияләре очраша торган янаулар, тунец запаслары белән тотрыклы идарә итүнең икътисадый һәм социаль өстенлекләре турында сөйләргә чакырылган. Резолюция проекты авторлары 93 дәүләт була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү