Беренче сыйныф укучысын кыйнауга бәйле рәвештә җинаять эше ачарга кушканнар

Тикшерү комитеты тикшерү оештырган.
10 апрельдә Смоленск шәһәрендә бер үсмер беренче сыйныфта укучы, начар күрүче малайны башы белән идәнгә бәргән. Зыян күргән балага медицина ярдәме күрсәтү таләп ителгән. Ә тегесе исә тәрбияви әңгәмә белән генә котылып калган.

Менә хәзер Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Смоленск шәһәре мәктәбендә килеп чыккан хәлгә бәйле рәвештә җинаять эше кузгатуны йөкләгән. Россия Тикшерү комитетының Смоленск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе тикшерү башлап җибәргән.
Шулай итеп, Бастрыкин Смоленск өлкәсе Тикшерү идарәсе җитәкчесенә баланы кыйнауга бәйле хәл буенча җинаять эше кузгатырга һәм тикшерү барышында билгеләнгән хәлләр турында җиткерергә кушкан, дип хәбәр итә Readovka67.


Фикер өстәү