Сигезенче сыйныф укучысы урманда үзенә кул салган

Тикшерү комитеты Смоленск өлкәсендә булган бу фаҗигагә карата аңлатма бирмәгән әле.

Бүген – 23 гыйнварда Смоленскиның социаль челтәрләрендә Ярцево шәһәрендә бер баланың үз-үзенә кул салуы турында хәбәрләр таралган. Бу хакта “Readovka67” хәбәр итә.
“Ярцево шәһәрендә фаҗига булган: гимназиядә сигезенче сыйныфта укучы кыз урманда асылынып үлгән”, – дип язганнар.

Һәлак булган кызны белүчеләр әйтүенчә, ул аралашучан булган. Гаиләсендә дә тискәре хәлләр күзәтелмәгән.

“Readovka67” бу җәһәттән Россия Тикшерү комитетының Смоленск өлкәсендәге идарәсе матбугат хезмәтеннән аңлатма бирүләрен сораган. Әмма ведомстводан фаҗигагә карата аңлатма бирелмәгән әле.


Фикер өстәү